tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә татар халык биюен өйрәтәләр
Бөгелмәдә татар халык биюен өйрәтәләр

Бөгелмәдә татар халык биюен өйрәтәләр

Бөгелмәдә «Татар мәдәният үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре: «Барысы да бии!» Без «Урам-тайм» — «урам вакыты» яңа проектын эшләтеп җибәрде.

Бөгелмә тарихында татар халык биюләрен күпләп өйрәткәннәре юк иде әле. Проектның төп максаты — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында милли бию мәдәниятен халыкка кертү.

Татар биюенең база хәрәкәтләренә «Татар мәдәният үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе хореографы Светлана Гусарова өйрәтә. Теләүчеләрнең яше чикләнмәгән, әмма проект үзе өлкәннәр өчен исәпләнгән. Өлкән буынга да хәрәкәттә булырга кирәк. Биючеләр, нигездә, хатын-кызлар.

«Урам-тайм» шәһәрнең мәдәни мохите проекты кысаларында ике атнага бер тапкыр уза. Очрашу урыны һәм вакыты үзгәрешсез кала: шимбә, 11.00 сәгатьтә, Ленин мәйданы җәяүлеләр фонтаны янында. Киләсе бию дәресе 19 июньгә планлаштырылган. Проектта һәркем катнаша ала.

Света Андреева

bugulma-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*