tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «БАЛАЛАР ПРЕМИЯ»се музыка премияләре тапшырылды
Казанда «БАЛАЛАР ПРЕМИЯ»се музыка премияләре тапшырылды

Казанда «БАЛАЛАР ПРЕМИЯ»се музыка премияләре тапшырылды

Кызыл келәм, иң якты төсләр, иң зәвыклы күлмәкләр, иң дәртле җырлар, кыйммәтле статуэткалар, дипломнар, чәчәкләр, көчле алкышлар, оста алып баручылар – болар барысы да Казанда тәүге тапкыр узган «БАЛАЛАР ПРЕМИЯсе» балалар музыка премиясен тапшыру тантанасында булды.

Берничә ел дәвамында «ТМТВ» музыкаль телеканалы талантлы балаларга үсәргә ярдәм итә, аларны эфирда күрсәтә, «Балалы Солянка» концертларын оештыра. «БАЛАЛАР ПРЕМИЯсе» – яшь талантлар арасында уздырылучы беренче музыкаль-телевизион премия. Биредә татарча җырлаучы, татар көйләренә иҗат итүче 16 яшькә кадәр җырчылар, инструменталь, хореографик коллективлар бүләкләнә.

Яшь башкаручыларның популярлыгы күп кенә уңышлы йолдызлар көнләшерлек. Бу концертны алып баручы Рамил Шәрәпов та шаяртып кына яшь коллегаларыннан “көнләшеп куйды”. Чөнки нәни йолдызларның күбесе, әле бик кечкенә булуларына карамастан, 50дән артык халыкара, Россия күләмендә узган бәйгеләр җиңүчесе, 3 яшьтән зур сәхнәләрдә чыгыш ясап чыныккан, гүзәллек конкурсларында җиңү яулаган кызлар-егетләр.

Униксның холлыннан ук башланган тамаша 3сәгатьтән артык дәвам итте. Әти-әниләр белән килгән балалар концертны бер тында карады, дияргә мөмкин. Чыгышлар берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле булды. Тагын шуны да әйтергә кирәк: кызыл келәмнән катнашучылар үзләре генә түгел, әти-әниләре, әбиләре, вокал буенча остазлары белән бергә узды. Бу – балалар өчен генә түгел, аларны шушындый югары дәрәҗәләргә җиткергән һәркем өчен зур бәхет. “Мул уңыш алыйм, дисәң, аны орлыгын утырткан көннән тәрбияләп үстерергә кирәк. Менә балалар үстерү дә шулай. Бүген шушы хезмәтебезнең бай уңышын алабыз. Балаларга шундый мөмкинлекләр биргән ТМТВ каналына зур рәхмәт. Бу – аларга татар телен өйрәнү, татар баласы булу зур горурлык икәнен аңлау өчен киләчәктә зур стимул”, – диде кызыл келәмгә кызы Зәлия белән чыккан радио һәм телевидение алып баручысы Зөлфәт Зиннуров. Зәлия инде бу тамашаны берничә ел рәттән алып бара. Рамил абыйсы аны “ветеран алып баручы”, дип шаяртты.

Быел беренче тапкыр концертны алып барган Әминә Әхмәтҗанова да бик оста сөйләде. Аның тере тавышка Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән башкарган җырыннан соң зал алкышларга күмелде. Гомумән, тамашачы җанлы аралашуны бик сагынган. Һәр чыгышны көчле алкышлап утырды халык. Сәхнәгә чыккан артистлар да концертларны сагынуын яшермәде. Алар арасында Чәчкә, Ләйсән Гыймаева, Раяз Фасыйхов, Салават белән Гүзәлем, Зәйнәп Фәтхетдинова, Данир Сабиров, Зинира һәм Ризат Рамазановлар бар иде.

Музыкаль премиянең тагын бер үзенчәлеге: кайбер җырчылар үз балалары белән түгел, ә башка талантлы нәни җырчылар белән чыгыш ясады. Бу хакта “Барс-Медиа компаниясенең проектлар буенча җитәкчесе, балалар җыр премиясенең идея һәм сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова да үз фикерен җиткерде: “Башта җырчылар үз балалары белән генә җырлый иде. Ә хәзер без, гомумән, татар балаларының талантларын үстерергә ярдәм итәбез. Бу –зур эш. Күреп торасыз, андый балалар бик күп. Тамашачылар арасында күпме бала. Шулай итеп без аларны татар теленә тартабыз, милләтебезне үстерәбез, киләчәгебезне булдырабыз. Балалар зур көчкә ия һәм аларны күрсәтергә кирәк. Монда эләгергә теләүчеләр күп, ләкин алар иң-иң булырга тиеш”.

Иң-иңнәр арасыннан Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсенең музыкаль кораллар белән чыгыш ясавы, Илнар Миранов белән Амелия Феофанова, Филүс Каһиров белән Азалия Яфясова, Иркә белән Аслан Миргаязов дуэтлары аеруча күңелгә үтеп керде. Аслан исемле нәни йолдыз бу кичтә бик якты балкыды. Матур итеп җырлавы белән генә түгел, ә үткен телле, юмор хисле алып баручы буларак та шаккаттырды.

Шулай итеп, «Балалар премиясе» лауреатлары: Җәмилә Әсәдуллина, Айза Галиева, Милина Хәйруллина, Азалия Хәйруллина, Раяна Миңнегалиева, «Веснушки» вокаль ансамбле, Лерия Гәйфетдинова, Раяна Ибатуллина, Карина Нәбиуллина, Аслан Миргаязов, Амелия Феофанова, Наилә Славина, Азалия Яфясова, Әминә Әхмәтҗанова, Зәлия Зиннурова.

Әйе, оештыручылар әйтүенчә, балалар үкчәгә басып килә. Иң куанычлысы: аларның адымнары нык, үзләре туры сүзле, максатчан, кыю. Мондый яшьләрнең үсүе милләтебез киләчәгенең үзләре кебек үк якты булачагына шик калдырмый!

Динара Әхмәт

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*