tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылның талантларын җыйган очрашу
Тубылның талантларын җыйган очрашу

Тубылның талантларын җыйган очрашу

Яңа елның беренче ае гыйнвар, салкын көннәргә карамастан, матур, милли чаралар белән башланды. Тубылда гомер итеп, татарча шигырьләр иҗат итүче, 25 китап авторы, шагыйрә Галия Абайдуллина белән очрашу кичәсенә себер татар мәдәният үзәгенә шигърият яратучы дуслары җыелган иде.

Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева һәм коллективы чараны үткәрүгә зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр. Табын тулы милли ризык, өстәлнең яме булган баурсаклар белән шагыйрәне һәм кунакларны оештыручылар җылы каршылыйлар. Илнар Көлмаметов очрашуны моңлы татар көйләр белән, алып баручы Ләйсән Ниязова кунакларны сәламлап чараны башлыйлар. Шәһәрнең сәнгатъ остасы, тәҗрибәле мәдәният эшлеклесе Рузалия Корманалиева шагыйрәнең ижатыннан катнашучыларны таң калдырып шигырен укый. Галия Абайдуллина себер татар үзәге өчен махсус язган гимнга югары белемле мәдәният белгече, җырчы Динара Әпсәләмова үзе көй иҗат итеп кичәдә гимнны тамашачыларның игътибарына тәкъдим итә. Сүзләре дә, көе дә беркемне битараф калдырмый..

Яшә, халкым, горурланып

Яшә дәртең сүнмичә;

Башларыңны югары тот,

Өметең сүрелмичә.

Чарада катнашкан шәһәрнең хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Юнусова башкарган “Су буеннан әнкәй кайтып килә” дигән җырны бәйрәм кунаклары җылы алкышлар белән каршылыйлар. Шагыйрәнең күптә түгел чыккан яңа китабы һәм туган көне белән котлап Гөлсинә Ташкеева җылы теләкләр, иҗат уңышлары теләп бүләкләр тапшыра. Чарада катнашкан район думасы депутаты Ринат Урамаев шагыйрәгә Лайтамак, Вәчир авылларына, авыл халкына, себер табигатенә багышлап шигырьләр иҗат иткәненә, дөньяга танытканына рәхмәтләр юллап чәчәкләр бәйләме белән бүләкли. Шагыйрәнең үтенече буенча бу җылы, матур очрашуда талантлы җырчы Хәсән Хучашев башкаруында җыр бүләге яңгырый. Себер татар телендә башкарган яшь, күпкырлы талант иясе Земфира Шәрипова башкарундагы җырны да бәйрәм кунаклары җылы каршылыйлар. Чарада катнашкан тарих фәннәр кандидаты Гөлзифа Бакиеваның чыгышы, теләкләре, тәкъдимнәре дә бик урынлы була. Яраткан шагыйрәбез мондый җылы очрашу оештыручыларга, китапларын чыгаруда матди ярдәм күрсәтүчеләрне, җылы сүзләр белән “Яңарыш” газетасын, беренче редакторы Азат абый Сәгыйтовны, ул елларны “Зилә” псевдонимында шигырьрләр иҗат итүче Галия апаны сәхнәгә чыгарып халыкка танытуын искә ала. Әйтергә кирәк, хәзер дә Галия Абайдуллинаның шигырьләрен шигърият яратучылар газета битләрендә еш укыйлар, күрәләр. Шагыйрь һәм шагыйрәләр күңеле хискә бай дип әйтәләр. Очрашу кичәсендә Галия апа үзенең хыялларын, хисләрен, теләкләрен яшерми. Ул догалар белән китапларын бастыруда ярдәм иткән Максим Сәгыйдуллинны, Динар Абукинны, Ринат Урамаевны, Вәлимә апа Ташкалованы(мәрхүмә) искә ала. Мәркәзебез Казанга барырга, шагыйрь-шагыйрәләр белән очрашырга булган теләген дә җиткерә. Шагыйрәне узган туган көне һәм яңа гына чыкан китаплары белән котлыйбыз! Изге теләкләрегез гамәлгә ашсын, иҗат чишмәләрегез сулмасын, сурылмасын!

Бүгенге көндә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә татар телен, мәдәниятен, күренекле шәхесләрен һәм гади халкын яраткан, хөрмәт иткән, традицияләрен саклап эшләүче милләтпәрвәр җитәкчеләре Гөлсинә Ташкеевага һәм коллективына уңышлар телибез. Ярдәмләшеп эшләргә язсын! Бергә һәм бердәм булыйк! Мондый матур, җылы бинада эшләргә мөмкинлекләр тудыручыларга, шәһәр хакимиятенә рәхмәтләрне җиткерәбез.

  Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*