tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Бәллүр каләм – Хрустальное перо – 2022» журналистлар конкурсы җиңүчеләрен игълан иттеләр
Казанда “Бәллүр каләм – Хрустальное перо – 2022» журналистлар конкурсы җиңүчеләрен игълан иттеләр

Казанда “Бәллүр каләм – Хрустальное перо – 2022» журналистлар конкурсы җиңүчеләрен игълан иттеләр

Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстанда XXV «Бәллүр каләм — 2022» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр.

Җиңүчеләр арасында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә бар.

«Журналистикага тугрылык» номинациясенә «ТНВ» каналында чыгучы «Татарлар» тапшыруы алып баручысы Инсаф Абдулла лаек булды. Инсаф әфәнде исеме ишетелгәч, зал алкышларга күмелде. Алкышлар «Пирамида”да гына түгел, ә безнең трансляцияне күзәтеп баручы тамашачылардан да ишетелә кебек тоелды. Аны татар дөньясында белмәгән кеше юктыр. «Татарлар» тапшыруы аша ул һәр татар йортының түренә үтеп керде. Кызганыч, Инсаф әфәнде бүләкләү тантанасында үзе катнаша алмады.

«Һөнәрдә иң яхшысы» итеп «ТНВ» каналыннан Михаил Любимов аталды. Любимовның хезмәт җимешләрен сез «7 дней» тапшыруы аша күзәтеп барасыз. Михаилның һәр эше мактауга лаек һәм күп кенә мөһим проблемаларны чагылдыра.

«Ел телеоператоры» номинациясендә – Корсинский Андрей Станислав улы җиңү яулады. Менә инде 20 елдан артык ул телевидение өлкәсендә хезмәт куя.

«Популяр Блогер» исемен «Шаян ТВ» телеканалы алды. Алар блогер булмасалар да, телеканалда һәм социаль челтәрләрдә алып барган эшчәнлек өчен, сынны аларга да бирергә булдылар.

Конкурсның Гран-при бүләгенә КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин ия булды.

«Бәллүр каләм”нең барлык җиңүчеләре белән биредә таныша аласыз. Чын күңелдән барлык җиңүчеләрне котлыйбыз!

https://tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*