tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлназ Шәйхи «Бәллүр каләм – 2022» бәйгесендә җиңү яулады
Гөлназ Шәйхи «Бәллүр каләм – 2022» бәйгесендә җиңү яулады

Гөлназ Шәйхи «Бәллүр каләм – 2022» бәйгесендә җиңү яулады

Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында XXV «Бәллүр каләм – 2022» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Хезмәттәшебез, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, “Татарлар” гәҗитенең баш мөхәррире  Шәйхиева Гөлназ Фирдинат кызы «Һөнәрдә иң яхшысы» дигән номинациядә җиңү яулады.

Хөрмәтле Гөлназ Фирдинат кызы, Сезне чын күңелдән әлеге мәртәбәле бүләк алуыгыз белән тәбрик итәбез. Сезнең тәҗрибәгез һәм эш сөючәнлегегез, һәр башлаган эшегездә югары күрсәткечләргә ирешә белүегез күпләр өчен үрнәк булып тора. Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын. Киләчәктә дә үз кыйблагыздан таймылмыйча, тагын озак еллар дәвамында милләтебезгә, илебезгә хезмәт итүегезне телибез.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*