tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки делегациясе Бөтендөнья татар конгрессының корылтаенда катнашты
Әлки делегациясе Бөтендөнья татар конгрессының корылтаенда катнашты

Әлки делегациясе Бөтендөнья татар конгрессының корылтаенда катнашты

Район башлыгы Александр Никошин житәкчелегендәге Әлки делегациясе Бөтендөнья татар конгрессының VIII  корылтаенда катнашты. 

“Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә узган корылтай эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт  киңәшчесе Миңтимер Шәймиев чыгыш ясаганнар. Быелгы корылтай Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулуга багышланган.
Корылтайда катнашу өчен Россиянең 76 төбәгеннән һәм 35 якын ерак чит илдән 1500 дән артык делегат һәм кунак җыелган.

Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасын укыган. Дәүләт башлыгы әлеге корылтай Татарстан республикасы тормышында якты вакыйга булачагына, Россия халыклары арасында дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуга үз өлешен кертәчәген белдергән. “Бүген татар халкы вәкилләре Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтиләр, Ватанны саклыйлар, хезмәт, фән, мәдәният, спорт, башка өлкәләрдә  казанышлар күрсәтәләр”,– диелә телеграмма текстында.

Корылтайда делегатлар Васил Шәйхразиевны  Милли шура рәисе итеп сайлаганнар.

 http://alki-rt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*