tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды

Бүген Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены старт ала.  Җыен программасы Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы белән башланып китте.

Милли Шура утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

Ул катнашучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының 2022нче елда тормышка ашырыла торган проектлары хакында сөйләде, федераль округларында милләттәшләребез белән очрашулар хакында мәгълүмат бирде.

–  2022 елда ике  зур истәлекле чара узачак:  Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы һәм  Бөтендөнья татар конгрессының  30 еллык юбилее, аның кысаларында чираттагы VIII Съезд узачак, – дип ассызыклады Васил Шәйхразыев.

– Бүген илебездә бара торган сәясәтне хуплыйбыз. Бүгенге шартларда, эшмәкәрләр җыены дигәндә, без мал-мөлкәтне саклый һәм арттыра белгән, үз җирлеген тәэмин итә торган, эшмәкәрлек юнәлешендә үсешкә омтылучы милләттәшләребезне күздә тотабыз, – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының  30 еллык юбилее уңаеннан Устав нигезендә   VIII съездына әзерлек эшләре белән таныштырып китте. Биредә оештыру эшләре, съездның концепциясе һәм катнашучылары хакында сүз барды.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының   – 41 әгъзасы катнашты, шулай ук  онлайн режимда кушлыдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*