tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә Альберт Урамаевның яңа китабы чыкты
Төмән өлкәсендә Альберт Урамаевның яңа китабы чыкты

Төмән өлкәсендә Альберт Урамаевның яңа китабы чыкты

Төмән өлкәсе “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе, публицист, педагогик хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы Альберт Мөхәммәдулла улы Урамаевның исән чагында чыккан “Аккан сулар кире кайтмый” повестенең беренче китабы белән күпчелек укучыларыбыз таныш. Китап 100 данә Төмән дәүләт университетының редакция-нәшрият бүлеге типографиясендә басылып чыкты. Бу китапның редакторы педагогик фәннәр кандидаты Клим Садыйков авторның икенче китабын чыгаруда да ярдәм күрсәтә. Ул яңалыклары белән таныштырып:”Аккан сулар кире кайтмый” дип аталган беренче китапта Альберт Урамаев, үзенең нәселе белән бәйләп, себер татарларының тормыш-көнкүрешләре аркылы XVI гасырның икенче яртысыннан XX гасырның беренче яртысына кадәр булган тарихи вакыйгаларны үз күзлегеннән чыгып сүрәтли. Китапны укыганда авторның сүзгә бай булганын, үзенчәлекле итеп табигатьне тасвирлаганын күрә ала укучысы. Себер татарларының җирле колоритын саклау максатыннан кайбер сүзләр, җөмләләр җирле татарларның сөйләм теле үзенчәлекләрен саклап бирелгән. Себер татарларының тарихында булган фаҗигале вакыйгаларны, монда яшәгән халыкның тормышын, гаилә традицияләрен, чыдамлыгын, бәхетле тормышка лаек булуларын автор Урамайлар токымы язмышы үрнәгендә күрсәтә автор. Китапның эчтәлеге туган якка һәм илебезгә мәхәббәт, патриотизм хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән,”-дип сөйләде.

Клим Садыйков “Аккан сулар кире кайтмый”- икенче китапның да редакторы һәм корректоры. Туган як, туган төбәк һәркемнең күңел түрендә яши. Кеше, шуңа күрәдер, өлкәнәя барган саен туган ягын ешрак искә ала. Әлеге төшенчә һәммәбез өчен тагын да зур мәгънәгә ия була. Данлы себер ягы язучылары, җирле авторларыбыз монда туып үсеп, монда яшәп, хезмәт итеп әсәрләр, шигырьләр иҗат итәләр. Аларны яшь буынга белү мөһим. Альберт Урамаевның икенче китабында тарихи хикәяләр нигезендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Саускан авылы халкының сугыш вакытында күргән авыр тормышы тасвирлана. Укучысын ул татар халкының гореф-гадәт йолалары белән дә таныштыра. Бөек ватан сугышы елларын, үз төбәгендәге вакыйгаларны җентекләп өйрәнеп, мәгълүмат туплап китаплар чыгарган ветеран укытучы Альберт Урамаевның хезмәте бәяләп бетергесез. Аның икенче китабындагы һәр бүлегендәге геройлар укучыларның игътибарын җәлеп итә, аларда кызыксыну уята. Бу китаплар рус теленә дә тәрҗемә ителсә, башка милләт вәкилләре өчен дә кызыклы, файдалы һәм кирәкле булыр иде. Яшь буын себер ягыннан чыккан язучыларыбызны белеп, аларның иҗади хезмәтләрен, яңа китапларын укып үссеннәр иде.

Клим абый сүзен дәвам итеп: ”Кызганычка, Альберт абый белән яңа чыккан китабы турында сөйләшеп, аны котлап, шатлыгы белән уртаклашырга мөмкин түгел. Ул исән чагында китапны бастырып өлгермәдек. Аны укучылары да, якыннары да сагынып искә алалар. Аның иҗат иткән китаплары бүгенге көндә дә актуль. “Аккан сулар кире кайтмый”-тарихи повесть, шушы җирлектә яшәүче халкыбыз һәм яшьләр өчен бик кирәк”,-диде.

Альберт абый Урамаевның хикәяләрен, аның иҗатын “Яңарыш” газетасы битләрендә укучылары күп еллар яратып укыдылар. Аның китапларын укырга теләүчеләр, җирле авторларның иҗатын сөючеләр Тубыл районы китапханәсенә(Киров урамы) мөрәҗагать итә алалар.

                                         Римма Умитбаев

Төмән өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*