tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

Утырыш барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2023 нче елдагы эшчәнлек өчен хисап тотты. Шулай ук Милли Шура әгъзалары 2024 нче елга БТК эш планы нигезе кабул иттеләр. Утырыш барышында 2024 нче ел “Шәхесләр елы” дип игълан ителде һәм Милли Шура составына яңа әгъзалар кабул ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы составына түбәндәге оешмалар да кертелде:

Регион Оешма исеме Җитәкчесе
1. Әстерхан өлкәсе «Әстерхан өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы   Мәҗитова Динара Миңнаәхмәт кызы
2. Башкортстан Республикасы «Төмәнәк» Татар тарихи-мәдәни үзәге» җирле иҗтимагый оешмасы (Башкортстан Республикасы)  Галимова Тәнзилә Миңневәли кызы
3. Волгоград өлкәсе Волгоград өлкәсе Светлоярск районы татарларының милли-мәдәни мохтарияте җирле иҗтимагый оешмасы  Заһиров Альберт Илдус улы
4. Иркутск өлкәсе Иркутск өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы  Акчулпанов Фаил Сабит улы
5. Кабарда-Балкар Республикасы Кабарда-Балкар «ТУГАН-ТЕЛ» Төбәк татар милли-мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы    Абдуллин Фәрит Әхмәтнәгыйм улы
6. Киров өлкәсе «Киров өлкәсе татарлары конгрессы» Төбәк иҗтимагый оешмасы    Нургалиев Равил Рамил улы
7. Коми Республикасы Ухта шәһәре «Бердәмлек» Җирле татар милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы (Коми Республикасы)    Маковская Лилия Фәтклислам кызы
8. Курган өлкәсе Курган өлкәсе «Урал аръягы татарлары» Төбәк иҗтимагый оешмасы  Юнысов Марат Равил улы
9. Краснодар крае Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы (Краснодар крае)  Уразаив Алик Мөхәммәт улы
10. Ленинград өлкәсе Ленинград өлкәсе «Файда» татар мәдәни җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмасы  Маннанов Айрат Әгъдәс улы
11. Мурманск өлкәсе Мурманск өлкәсе «Якташ» татар мәдәнияте үстерүгә ярдәм итү иҗтимагый җәмгыяте    Биккиняев Раил Фәрит улы
12. Омск өлкәсе «Иртыш» Өлкә татар милли-мәдәни үзәге» Омск өлкәсе Төбәк иҗтимагый оешмасы    Алимбаев Тамир Алимбай улы
13. Омск өлкәсе «Ышаныч» татар мәдәнияте үзәге» Омск өлкәсе Төбәк иҗтимагый оешмасы  Әмиров Әкрам Мучеват улы
14.  Приморье крае Владивосток шәһәре «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы  Ибашев Таһир Әнвәр улы
15. Ставрополь крае Ставрополь крае «Бәйрәм» Татар мәдәнияте үзәге» иҗтимагый оешмасы  Хәмитов Рөстәм Барый улы
16. Төмән өлкәсе Тобольск шәһәре «Себер татарларының милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы  Тычинских Зәйтүнә Әбдрәшит кызы
17.  Хабаровск крае «Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Закиров Рамил Габделбарый улы 
18. Чувашстан Республикасы «Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе» иҗтимагый оешмасы  Шакиров Әгъзәм Хәлим улы
19.  Ямал-Ненец автономияле округы «Ямал-Ненец автономияле округының татар һәм башкорт иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе» Төбәк иҗтимагый оешмасы Сәитов Рөстәм Абрәхин
20. Ямал-Ненец автономияле округы Ноябрьск шәһәре «Дуслык » Җирле татар милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы (Ямал-Ненец автономияле округы)  Малкова Лилия Ринат кызы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*