tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасының киңәйтелгән утырышы уза
Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасының киңәйтелгән утырышы уза

Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасының киңәйтелгән утырышы уза

28-30 августта Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумының киңәйтелгән утырышы узачак. Утырышта Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасы әгъзалары — Россиянең 25 төбәгеннән һәм Татарстаннан 70 делегат, шулай ук Америка, Бөекбритания, Германия, Казахстан һәм Төркиядән яшьләр оешмалары җитәкчеләре катнаша.

Төп чара – Форумның киңәйтелгән утырышы 29 августта IT-паркта оештырыла. Утырыш барышында Татарстанда һәм төбәкләрдә уңышлы эшләп килүче татар яшьләре проектлары тәкъдим ителәчәк. Алар турында әлеге проектларны тормышка ашыручылар сөйли.

Аерым алганда, Форумның “Ачык университет” белем бирү проекты белән аның кураторлары Райнур Хәсәнов һәм Зөһрә Вильданова таныштыра. Татар китабы йорты һәм Шәриф Камал музее директоры Айдар Шәйхин Татарстан Республикасында булдырылган яшьләр өчен татар телле ял итү һәм белем бирү үзәкләре турында сөйләячәк. Пермь шәһәренең “Чәк-чәк” татар яшьләр оешмасы рәисе Рөстәм Галимов “Мәктәп” меценатлар клубын тәкъдим итәчәк. Тарихчы Илнар Гарифуллин “Госуслуги” сайтында җанисәпне электрон рәвештә узу мөмкинлеге турында сөйләячәк. Татар теленнән “Сәлам!” яңа буын дәреслекләрен төзүчеләрнең берсе Рашат Якупов утырышта катнашучылар игътибарына Г. Камал театры бинасы эчендә Татар яшьләре үзәге булдыру концепциясен тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасы әгъзалары өчен ике көн дәвамында белем бирү форумы да оештырыла.

30 августта исә Бөтендөнья татар яшьләре Форумы Шурасы әгъзалары Татарстан республикасы көненә багышланган бөтен чараларда да катнаша алачак. Бу көнне Казан үзәгендә “Печән базары” фестивале, “Уйнагыз, гармуннар!” республика халык иҗаты бәйрәме, TatCultFest заманча татар музыкасы шәһәр фестивале уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*