tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Халык шагыйре Ренат Харисның шәхси күргәзмәсе

ВИДЕО: Халык шагыйре Ренат Харисның шәхси күргәзмәсе

“Күнел сүзләрдән арыган чакларда, уй-хисләрне сүз белән әйтеп булмаганда, мин шигырь язган каләм белән, шигырь дәфтәре битләренә рәсем ясыйм”. Әлеге сүзләрне Ренат Харис шәхси күргәзмәсе уңаеннан, кереш сүз итеп язган. Күргәзмә халык шагыйренең 80 яшьлеге уңаеннан оештырылган иде.
Ренат Харис кебек милләтне яратучы, ата-бабаларыбыздан калган мирасыбызны барлап, мәдәниятыбызның иң гүзәл үрнәкләрен киләчәк буыннарга кадәр җиткерергә омтылган шәхесләр сирәк туадыр.

Йөзләгән халык телләренә тәрҗемә ителгән шигырьләр, илле поэма, опера һәм балет либреттолары авторы Ренат Харисның беренче шәхси күргәзмәсе ерак балачакта була. 1957 елда “Ялкын” җурналы битләрендә, ул вакытта җиденче сыйныф укучысы Ренатның бер генә рәсеме бастырыла. Авыл баласы өчен, монардан да зур шатлык булмый да кебек.

Алмагач -алмасы күпкә
шагырь җыр күпкә сына..

дигән юллары бар Ренат әфәнденең. Шагырь күңеле эчтән иҗат белән янганда, илһам ташып торганда, түзеп кара. Аклы-каралы графика техникасында иҗат иткән эшләрен автор шигъри юллары белән тулыландыра. Бу шагыйрьне рәссам буларак, рәссамның шигъри эчтәлеген аңларга, күбрәк ачырга ярдәм итә. Рәсемнәрдәге образлар сүз-фикерләргә үрелеп, төгәл бер әсәргә әйләнәләр
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай үз заманында шагыйрьнең тарихта булган әһәмияте турында уйлана. Ренат Хариснын моңа карата үзенең фәлсәфи караша бар.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*