tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы” проектында катнашучы кызлар аш-су пешерү осталыгын камилләштерәләр
“Татар кызы” проектында катнашучы кызлар аш-су пешерү осталыгын камилләштерәләр

“Татар кызы” проектында катнашучы кызлар аш-су пешерү осталыгын камилләштерәләр

25-31 август көннәрендә башкалабыз Казанда Халыкара “Татар кызы” проектының ярымфинал этабы дәвам итә. Кызлар интеллектуаль турда һәм иҗади этапка зирәклекләрен, сәләтләрен күрсәттеләр, жюри әгъзаларын таң калдырдылар.

Бүген исә “Туган авылым” комплексында проект кысаларында аш-су пешерү буенча мастер-класс уза. Биредә иң оста хуҗабикә сайланачак. Кызлар татар халкының милли ризыгы – токмачлы аш пешерәләр.

Камыр басу, тиз һәм вак итеп токмач кисү, хуш исле аш пешерү – болар барысы да кызлардан җитезлек һәм пөхтәлек таләп итә.

Катнашучыларга аш-су пешерү серләре хакында Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сөйләде.

Шулай ук, кызлар бүген татар халкы тарихы, гаилә һәм җәмгыятьтә хатын-кыз роле хакында лекцияләр тыңлаячаклар, тамбур белән чигү остаханәсендә катнашачаклар.

Ләйсән Хәерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*