tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды
Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалова яшәгән йортта бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында мемориаль такта ачылды. Әлеге йорт Казанның Туфан Миңнуллин һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары кисешкән урында урнашкан.

Минтимер Шәймиев мемориаль тактаның ак япмасын Әлфия Авзалованың кызлары Гүзәл белән Зөлфия, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин белән берлектә ачты.

“Без зурлап Әлфиябезнең юбилеен уздырырга әзерләнеп йөри идек. Әмма ул аны озатуга әверелде. Күңелләрдә китек калды. Без хәзер кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышабыз”, – диде Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың мемориаль тактасын ачу Казанда татар дин әһелләре форумы барган көннәргә туры килүен искәртте. Иртәгә дин әһелләренең Изге Болгар җыенына катнашуын, анда да Әлфия Авзалованың искә алыначагын әйтте.

Минтимер Шәймиев Әлфия Авзаловның кызларына һәм Рабит Батуллага рәхмәтләрен җиткерде. “Дөньяны гизеп йөрсә дә, Әлфиябез әниләрен яраткан кызлар тәрбияли алган диде. Әлфия Авзалованың истәлеген мәңгеләштерүдә, халыкка җиткерүдә зур эшләр башкарган Батуллага рәхмәт”, – диде ул.

“Әлфия “Мин ятим баланы маңгаемнан сыйпап милләтем үстерде” дип әйтте. Ятим баланың шулай шәхес булып үсүе зур үрнәк. Алга таба да Әлфиябезнең истәлеген мәңгеләштерү буенча эшләрбез”, – дип тәмамлады чыгышын ТР Дәүләт Киңәшчесе.

  • Мемориаль такта җырчының 2002 елдан алып вафатына кадәр яшәгән йорты диварына – Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин урамы, 8а йорты адресы буенча урнаштырылган. Истәлек тактасы ачу тантанасында шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, күренекле сәнгать, фән, әдәбият әһелләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188053/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*