tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты бердәмлекне һәм традицион тормыш рәвешен ныгытырга чакырды
Татарстан Президенты бердәмлекне һәм традицион тормыш рәвешен ныгытырга чакырды

Татарстан Президенты бердәмлекне һәм традицион тормыш рәвешен ныгытырга чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкына бердәмлекне һәм традицион тормыш рәвешен ныгытырга кирәклеген әйтте. Бу хакта ул “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.

“Җитди мәсьәләләр дә чыга. Рухи вакуум тиз арада экстремистик идеяләр белән тула. Безгә бу хакта гел истә тотарга кирәк. Татар милләтен, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау – төп бурыч”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге катлаулы шартларда дин – ныгытучы факторларның берсе булуын искәртте. “Ул безгә төрле куркынычларга каршы торырга рухи көч бирә”, – диде ул.

“Шунысы куанычлы – мәчетләрдә туган тел, дини әдәбият һәм татар халкы мәдәнияте дәресләрен оештыру буенча эш көчәйде. 2020 елда Россиядә халык санын алу узачак. Барыгыз да безнең өчен милләт бердәмлеген саклауны әһәмиятле булуын аңлыйсыз. Сез моны мәхәллә кешеләренә аңлатырга тиеш”, – ди Татарстан Президенты.
Президент форумны дистә ел эчендә тормышка ашырылган уртак эшчәнлекнең нәтиҗәсе дип атады. “Аны яңа идеяләр һәм проектлар белән баету мөһим”, – дип билгеләп үтте ул.

  • Быелгы форумда 1137 делегат катнаша, шуларның 1039-е – ир-ат. Иң өлкән делегатка 94 яшь, ул – Хәким хәзрәт Бигтиев, ә иң яше – 18 яшьлек Рифат хәзрәт Еникиев.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*