tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда эшләнгән «акыллы уеннар»ны гарәп балалар бакчаларына кертергә телиләр
Казанда эшләнгән «акыллы уеннар»ны гарәп балалар бакчаларына кертергә телиләр

Казанда эшләнгән «акыллы уеннар»ны гарәп балалар бакчаларына кертергә телиләр

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясен «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы укытучылары тарафыннан эшләнгән «акыллы өстәл уеннары» кызыксындырган. Кунаклар программаны сатып алып, аны гарәп дәүләт балалар бакчаларында эшләтеп җибәрергә тели, дип сөйләде «Бала-Сити» полилингваль мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәре генераль директоры Альбина Насыйрова.

«Аларга «акыллы өстәл уеннары» проекты ошады, аның ярдәмендә балалар телләр өйрәнә. Бу продуктны безнең мәктәп методистлары ясады. Уен аша балалар командада эшләү күнекмәләрен үстерә, иҗади уйларга өйрәнә, логик фикерләүне үстерә ала. Бу программаның дөньяда аналоглары юк. Чит ил коллегаларыбыз үзләрендәге мәктәпләргә шундый әйбер җитмәгәнлеген әйтте», – дип билгеләп үтте оешма җитәкчесе.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе Казанга мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумында катнашу өчен килде. Кичә БГӘ вәкилләре берничә мәгариф учреждениесендә булды. «Бала-Сити» мәктәбендә чит ил кунаклары дәресләрне карады, шулай ук инфраструктураны бәяләде.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*