tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивале узды
Казанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивале узды

Казанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивале узды

Узган атнада «Мәскәү» мәдәни үзәгендә дүртенче тапкыр «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә конкурсының зона этабы узды. Анда берьюлы алты гаилә катнашты: Тимур һәм Эльвира Славиннар, Антон һәм Гөлмирә Дыкиннар, Илдар һәм Ләйсән Мөхәммәтшиннар, Салават һәм Айгөл Табаевлар, Светлана Мөхәррәмова, Нияз һәм Ләйлә Фасыйховлар.

«Һәр кеше тормышында буыннар хәтере бик мөһим. Нәселебезнең никадәр көчле булуын белгәч, бөтен халыкның һәм безнең белән яшәүче кешеләрнең никадәр көчле булуын беләчәкбез», – дип билгеләп үтте ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Конкурсның беренче этабында үз нәселең турында сөйләргә, шәҗәрә агачыңны тәкъдим итәргә, гаилә тарихындагы әһәмиятле вакыйгаларны һәм кешеләрне ассызыкларга, буыннан-буынга тапшырыла торган төп традицияләрне билгеләп үтәргә кирәк иде. Моннан тыш, катнашучылар судьяларга үз гаиләләрендә пешерелә торган милли ризыклар тәкъдим иттеләр һәм ни өчен нәкъ менә бу сыйларның визит карточкасы булуын сөйләделәр. Сыйлар арасында пироглар, коймак, десертлар һәм башка төр милли ризыклар бар иде.

Конкурсның икенче этабында катнашучылар гаиләләренә багышланган иҗади номерлар күрсәттеләр. Концерт залы сәхнәсендә алар концерт номерлары белән чыгыш ясады һәм үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте.

Чара дәвамында, фестиваль җиңүчеләрен һәм призерларын сайлап алу өчен, жюри әгъзалары конкурсантларның чыгышларын бәяләделәр. Конкурс сынаулары йомгаклары буенча беренче урынны Казанның Вахитов районыннан Антон һәм Гөлмирә Дыкиннар алды. Нәкъ менә алар Казанны конкурсның республика этабы финалында тәкъдим итәчәк. Икенче урында – шәһәрнең Идел буе районыннан Тимур һәм Эльвира Славиннар гаиләсе, өченче урында – Совет районыннан Нияз һәм Ләйлә Фасыйховлар гаиләсе. Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга Казан шәһәре Мэрының дипломнары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Традицион гаилә кыйммәтләрен истә тоту һәм тапшыру бик мөһим. Казанда мондый гаиләләр булуга без бик шат, бу күпләр өчен бик яхшы үрнәк», – дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев.

Булат Алеев шулай ук бриллиант туйларын билгеләп үтүче парны һәм алтын туйларын билгеләп үтүче 8 парны да котлады. Ул аларга Казан Мэры Илсур Метшиннан исемле котлау тәбрикләмәләре һәм истәлекле китаплар тапшырды.

Искәртәбез, Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты тарафыннан ел саен үткәрелә торган конкурс гаилә элемтәләрен һәм буыннарның дәвамчанлыгын ныгыту максатыннан уздырыла.

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» фестивале өч этапта уза: муниципаль, зона һәм республика. Фестиваль финалы 15 нче майда узачак.

Дмитрий Никитин

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*