tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына делегатлар сайлау буенча киңәшмә узды
Уфада Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына делегатлар сайлау буенча киңәшмә узды

Уфада Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына делегатлар сайлау буенча киңәшмә узды

Уфада Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына делегатлар сайлау буенча  киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм Башкортстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының 16нчы мартында үткән утырышында, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына һәм конгрессның 30 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын 30нчы июль – 3нче август көннәрендә уздыру турында карар кабул ителгән иде. Төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмалары 29нчы апрельгә кадәр делегатлар сайларга тиеш.

Бүген Уфада узган киңәшмәдә Башкортстан Республикасыннан барлыгы 90 делегат сайланды. Моңа кадәр, 30 март көнне, бөтен татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелып, уртак исемлек төзелгән иде. Шулай ук барлык җитәкчеләр бертавыштан Васил  Шәйхразыевны  Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына Башкортстаннан делегат итеп күрсәтү турында карар кабул иткән иде. Бүген татар оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары бергә җыелып делегатларны сайлады, уртак протоколга кул куйды.

Шулай ук VIII съездта катнашу өчен Милли Шура рәисенә Башкортстаннан шәрәфле кунаклар исемлеге дә тәкъдим ителде. Алар арасында танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләре, фән эшлекләре бар.

Васил Шәйхразыев җыелышта катнашучылар алдында чыгыш ясап, Башкортстан Республикасыннан үзен делегат итеп сайлауларына рәхмәтләрен җиткерде һәм моның үзе өчен зур горурлык булуын бәян итте. Соңгы елларда Башкортстанга конгресс буларак еш килүебезне, моның табигый булуын, чөнки Татарстан һәм Башкортстан татарларының халкыбызның умыртка баганасын тәшкил итүен әйтте.

Бүләкләү өлешендә татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче милләттәшләребезгә  Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале, шулай ук татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, милләтләр арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*