tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Госманлы дәүләте: тарихы, институтлары һәм күренекле шәхесләре” китабын тәкъдим иттеләр
Казанда “Госманлы дәүләте: тарихы, институтлары һәм күренекле шәхесләре” китабын тәкъдим иттеләр

Казанда “Госманлы дәүләте: тарихы, институтлары һәм күренекле шәхесләре” китабын тәкъдим иттеләр

“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында “Госманлы дәүләте: тарихы, институтлары һәм күренекле шәхесләре” китабын тәкъдим иттеләр. Китапка Госманлы дәүләте турында төп тарихи мәгълүмат тупланган, хезмәттә аның идарәчеләре һәм җәмгыятьнең рухи ягы турында да бәян ителә.

– Тарихны белмәгән кеше борын очыннан алга карый алмый, борыны төбендә булган базга, чокырга чума. Мондый милләтне, халыкны уенчыкка әйләндерәләр һәм сәяси уеннарда кулланалар, – дип башлады сүзен китап авторы Абдуррауф Зәбиров. Яңа китапны язу фикере аңа 2005 елда, беренче тапкыр Төркия җирләренә сәяхәт кылганда килгән.

“Ул вакытта без бик күп тарихи урыннарда булдык. Топраккале, Солтан Фатыйх, Солтан Сөләйман хан хәзрәтләренең мәсҗид-төрбәләре, Йолдыз сарае, Диңгез музее һ.б. Без бит бу тарихны белмибез, бу мәдәнияттан мәхрүм булып яшибез, дип уйлап куйдым мин шул вакытта. Моның хакында минем милләттәшләрем, дин кардәшләрем дә белергә тиеш, дип бу эшкә алындык”, – дип хатирәләрен яңартты автор.

– Китапны укыган вакытта Госманлы дәүләтендә ислам диненең тоткан урынына игътибар итегез. Ул мөселман дәүләте һәм аның бөтен структуртуралары да ислам нигезендә корылган булган. <…> Бу китап ике арадагы туганлык җепләрен дә тагын бер тапкыр раслый һәм шул тарихи мөнәсәбәтләрне үзенчәлекле итеп тасвирлый, шуңа ул Русия өчен әһәмиятле хезмәт, дип уйлыйм, – дип шәрехләде галим Дамир Исхаков.

Яңа басылган хезмәтнең илебез өчен генә түгел, Төркия өчен дә әһәмиятле булуы турында Мармара университеты (Истанбул шәһәре, Төркия) профессоры Ильяс Кемалоглу сөйләде.

– Моңа кадәр Казанда Госманлы дәүләте тарихы турында язылган китапның басылганы юк иде, шуңа бу Казан өчен, бигрәк тә аның фәнни җәмәгатьчелеге өчен мөһим көн. Бу хезмәт Төркиядәге фәнни җәмәгатьчелек өчен дә әһәмиятле, дип саныйм, чөнки Төркиядәге хезмәттәшләр белән әңгәмәләр алып барганда, алар зарланып куялар. Бездә Идел-Урал регионы, татарлар, Россия тарихы турында бик күп хезмәтләр басыла, ә Татарстанда Госманлы дәүләте турында хезмәтләр юк, диләр. Яки, гомумән, Төркия тарихы турында хезмәтләр күренми, диләр. Шуңа күрә хәзер Төркиядәге хезмәттәшләрем мондый сораулар яудыра башлагач тотып күрсәтерлек хезмәт бар, бу хезмәт Төркиядә дә кызыксыну уятачак. Шуны да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Төркиядә миллионнан артык рус телле кеше яши, аларның күбесе, бәлки, төрекчә авыррак аралаша һәм укыйдыр. Алар да бу хезмәтне түземсезлек белән көтәдер, чөнки яшәгән илеңнең тарихын белү бик мөһим. Төркиядә рус телен өйрәнүче студентлар өчен дә бу китап бик файдалы булыр, – дип ассызыклады ул.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*