tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татмедиа»да «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар
«Татмедиа»да «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар

«Татмедиа»да «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар

«Татмедиа» бинасында журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Татар рухы һәм каләм» Х Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Алар арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина да бар.

Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи әйтүенчә, быел бәйге катнашучы төбәкләрнең төрлелеге белән аерылып торган.

«Россиянең алты төбәгеннән гаризалар килде. Беренче тапкыр Краснодар өлкәсеннән эш кабул иттек. Шулай ук Башкортстан, Пермь, Төмән, Удмуртия һ.б. төбәкләре дә бар. Катнашучылар алга таба тагын да артыр дип уйлыйбыз. Киләсе елда да бергәләп җиңүчеләр мәйданында күрешергә язсын», — диде Гөлназ Шәйхи.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә җиңүчеләргә котлауларын ирештерде.

«Алдагы елларда да халыкны матур язмаларыгыз белән сөендерергә, нәтиҗәле эшләргә насыйп булсын. Быел татарлар турында яза торган рус телле басма да катнашты — бу да безнең өчен куаныч», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*