tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Ислам Нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе узачак
Казанда «Ислам Нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе узачак

Казанда «Ислам Нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе узачак

9-10 сентябрьдә «Казан ярминкәсе» территориясендә «Ислам Нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе уза. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган республика чаралары кысаларында оештырыла һәм милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләрне җайга салуга, Ислам динен тотучы халыклар мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелә.

Күргәзмә ислам динен тотучы халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган мөселман әдәбияты фестивален; төрле темаларга сессияләр белән бизнес-форумны; хәләл стандарты буенча җитештерелгән продукция экспозициясен (шул исәптән мөселманнар өчен товарлар сату һәм атрибутика ярминкәсен дә), мөселман киемнәре коллекциясен күрсәтүне, мәдәни программаны үз эченә ала, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

«Ислам Нуры» күргәзмәсенә килүчеләр өчен лекторий эшләячәк, анда Нәзарәт вәкилләре чыгыш ясаячак, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре керамика, бизәкле күн мозаикасы буенча мастер-класслар күрсәтәчәк.

Намазны 3 нче павильонда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен каралган аерым бүлмәләрдә укырга мөмкин булачак. Ачык мәйданда хәләл ризыклар белән тамак ялгап алырга да мөмкинлек тудырылачак.

Күргәзмә 9 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә рәсми рәвештә ачыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*