tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан Республикасында “Иртыш буе татарлары: тарих  һәм хәзерге заман” конференциясе башланды
Казахстан Республикасында “Иртыш буе татарлары: тарих  һәм хәзерге заман” конференциясе башланды

Казахстан Республикасында “Иртыш буе татарлары: тарих  һәм хәзерге заман” конференциясе башланды

Бүген Казахстан Республикасының Сәмәй шәһәрендә “Иртыш буе татарлары: тарих  һәм хәзерге заман” диеп исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли тарихи-төбәк тарихын өйрәнү конференциясе башланды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров,Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәкләрен өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов, Казахстан Республикасы Абай өлкәсе акимы урынбасары Шалкар Байбеков, “Иртыш Моңнары” татар халык җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Габделхак Ахунҗанов һ.б. катнаша.

Милли Шура рәисе Абай өлкәсе Акимы Нурлан Уранхаевка рәхмәт белдерде, чөнки нәкъ менә аның һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән I Халыкара Иртыш буе Сабан туе уздыру хакында карар кабул ителде.

– Бөтендөнья татар конгрессы составында төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты күп еллар дәвамында халкыбызның тарихын яктыртып килә. Алар тырышлыгы белән милләттәшләребез яши торган төрле төбәкләрдә конференцияләр уздырыла. Казахстанда 200 меңгә якын татар яши, бүгенге чара исә Россия, Казахстан һәм Кытайны берләштерүче Иртыш елгасы буйларынды яшәүче милләттәшләребезнең көнкүреше турында сөйләячәк, – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразиев. Ул конференциядә катнашучыларны иртәгә узачак Сабантуй бәйрәменә чакырды.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Казахстан Республикасы Абай өлкәсе Хакиме урынбасары Шалкар Байбеков та мөрәҗәгать итте.

Конференция Абай өлкәсе Сәмәй шәһәренең Татар сәнгать мәктәбенең 30 еллыгына һәм шәһәр Мәдәният сараеның “Иртыш моңнары” татар халык җыр һәм бию ансамбленә 35 ел тулуга багышлана.

Конференциягә галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, Абай өлкәсе Сәмәй шәһәренең, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә татарлар күпләп яшәгән тарихи төбәкләренең татар иҗтимагый оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килде.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*