tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Таян Аллаһка” бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде
“Таян Аллаһка” бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде

“Таян Аллаһка” бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде

Бүген,  сафәр аеның 12 нче көнендә (8 сентябрьдә), Россия ислам институтында  “XI Якупов укулары” узды. Якупов укуларының аеруча дулкынландыргыч өлеше — «Таян Аллаһка» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү булды. “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесе 2010 елдан бирле Вәлиулла Якупов тарафыннан башланып җибәрелгән иде. Бәйгене Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан үткәрә. Конкурста Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша алды. Төп шарт – иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче булмаулары. Конкурсның быелгы өстенлекле темасы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы булды. Быел ул февраль аенда игълан ителде һәм өч номинациядә үтте: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистика. Конкурсның 8 җиңүчесе бүген Якупов укуларында дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

“ТАЯН АЛЛАҺКА!” ӘДӘБИ КОНКУРСЫНЫҢ 2021-2022 ЕЛГЫ ЙОМГАКЛАРЫ:

МАХСУС БҮЛӘК – Юсупова Рәмзия Рәүф кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

ШИГЪРИЯТ:

1 урын – Галиева Гөләндәм Исрафил кызы (Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре)

2 урын – Халикова Нурфия Райнур кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

3 урын – Хәйруллина Гөлназ Әхәт кызы һәм Гаязова Нурия Тәлгать кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

ЧӘЧМӘ ӘСӘР:

1 урын – Фәнис Низамов-Думави (Татарстан Республикасы, Аксубай районы)

2 урын – Галиева Райлә Муллаян кызы (Татарстан Республикасы, Әтнә районы)

3 урын – Мәссарова Гөлназ Җәүдәт кызы (Татарстан Республикасы, Чирмешән районы)

ПУБЛИЦИСТИКА:

1 урын – Фәттахова Лилия Тәлгать кызы (Татарстан Республикасы, Лаеш районы)

2 урын – Курманова Илүзә Фирдәүс кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*