tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры Кәрим Тинчурин эзләре буйлап Самарага гастрольгә бара
Тинчурин театры Кәрим Тинчурин эзләре буйлап Самарага гастрольгә бара

Тинчурин театры Кәрим Тинчурин эзләре буйлап Самарага гастрольгә бара

Тинчурин театры актер, драматург, режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан Самарага гастрольгә җыена.

«Юбилей гастрольләре Россия шәһәрләрендә дә, Татарстан районнарында да дәвам итәчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Тинчурин театры 17 сентябрьдә Самара шәһәрендә «Хыялый» спектаклен күрсәтәчәк.

Самара шәһәре театр һәм Кәрим Тинчурин өчен әһәмиятле шәһәр, дип саный театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов. «Самарада 1920 елда 120 кешелек беренче татар студиясе оештырыла. Тинчурин анда педагог һәм режиссер була», ди ул.

«Әлеге студия татар театрына беренче профессиональ белем бирү урыны була. Бу студиядә Таҗи Гыйззәт, Әсгат Мәҗитов, Хөсәен Уразиков һәм башка булачак сәхнә корифейлары Тинчуриннан белем ала», – дип дәвам итә Фәнис Мөсәгыйтов.

Театр шулай ук сентябрь аенда Чувашиягә, октябрьдә Мәскәү, Иҗау, Чаллы, Түбән Кама, Баулы, Азнакай шәһәрләренә җыена.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*