tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Ислам нуры” мөселман мәдәнияте күргәзмәсе үтәчәк
Казанда “Ислам нуры” мөселман мәдәнияте күргәзмәсе үтәчәк

Казанда “Ислам нуры” мөселман мәдәнияте күргәзмәсе үтәчәк

3 июньнән 7 июньгә кадәр Казанда «Казан ярминкәсе» территориясендә «Ислам нуры – Луч ислама» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе узачак. Әлеге чара милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайга салуга, Ислам динен тотучы халыкларның мәдәниятен үстерүгә, шәһәр халкын һәм кунакларны мөселман мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыруга, яшь буын белән диалог алып баруга юнәлтелгән.

Мәдәни вакыйга үз эченә берничә экспозицияне берләштерәчәк: рухи-агарту юнәлеше, “Мөселман модасы”, “Хәләл” стандарты буенча азык-төлек, “Осталар шәһәре” декоратив-гамәли иҗаты һәм халык кәсепләре, хәрби һәм салкын корал күргәзмәсе. Моннан тыш, чара кысаларында конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак, анда танылган лекторлар ислам бизнесының актуаль мәсьәләләрен генә түгел, рухи-агарту эчтәлеген дә яктыртачак, танып белү очрашулары һәм әңгәмәләр, Коръән сүрәләре уку, иҗади һәм кул эшләре буенча мастер-класслар, салкын корал белән идарә итүче осталарның чыгышы, мөселман гастрономия фестивале һ.б. көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*