tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгеләренең финалын үткәрергә ниятлиләр
Пензада «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгеләренең финалын үткәрергә ниятлиләр

Пензада «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгеләренең финалын үткәрергә ниятлиләр

Быел Пензада «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгеләренең финалы узар дип көтелә.

Казанга VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына Пенза өлкәсеннән килгән «Ак калфак» оешмасы рәисе ярдәмчесе Румия Настусенко «Татар-информ» хәбәрчесенә бәйге уздыру идеясе 2019 елда Казандагы җыеннан кайткач туганын әйтте.

«2019 елда Казанга килгәч, „Татар кызчыгы“, „Татар малае“ бәйгеләре бик ошаган иде.  Хәзер үзебездә үткәрәбез. Пенза өлкәсенең 12 районында татар авыллары бар. Алар бәйгенең нигезләмәсе буенча әзерләнәләр. Без жюрида алты кеше, үз акчабызга бүләкләр алабыз, иганәчеләр табабыз. Быел грант та оттык. Сентябрьгә кадәр бәйгеләрнең финалын үткәрергә уйлыйбыз», — диде.

Румия Настусенко Казанда бәйгедә катнашкан балаларның җыр-биюләрен видеога төшереп барганнарын, кайтып, Пенза авыллары балаларына өйрәтүләрен әйтте.

«Казанга килгән саен, яңа музейлар белән танышып, башка республика кешеләренең һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен белеп китәбез. Пенза өлкәсендә без күбрәк руслар арасында торабыз, шуңа күрә милләттәшләрне татарчага өйрәтергә тырышабыз», — диде.

Томск өлкәсеннән «Ак калфак» оешмасы вәкиле Наилә Шәрәфетдинова милли эшчәнлеккә өйрәнергә килүләрен әйтте. «Мин әле беренче килүем. Татар теле, мәдәниятен, татар традицияләрен үстерергә кирәклеген аңлыйбыз, шуңа күрә монда ишеткән-күргәннәрне сеңдереп йөрибез. Бездә бит татар теле көнкүрештә генә, берничә сүз генә алмашабыз, рәхәтләнеп аралаша алырлык итеп өйрәнергә иде телне», — диде.

Гөлнар Гарифуллина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*