tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген “Чулпан” мәдәни үзәгендә татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшли
Бүген “Чулпан” мәдәни үзәгендә татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшли

Бүген “Чулпан” мәдәни үзәгендә татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшли

Бүген “Чулпан” мәдәни үзәге фойесында VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кысаларында татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсе, халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар ярминкәсе оештырылды.

Биредә җыелган кунакларга түбәтәй һәм читекләр, милли бизәнү әйберләре, музыкаль уен кораллары, китаплар һ. б. тәкъдим ителде. Шулай ук гүзәл затларыбыз дисбе һәм намазлык, шәҗәрәләр, сөлгеләр күргәзмәләре белән дә таныштылар.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 20-21 май көннәрендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтә. Чарада 14 чит илдән һәм Россиянең 65 регионыннан, шул исәптән Татарстаннан да 300 гүзәл затыбыз катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*