tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан зурлап “Корбан Фест” гаилә фестивале узды
Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан зурлап “Корбан Фест” гаилә фестивале узды

Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан зурлап “Корбан Фест” гаилә фестивале узды

М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан, традиция буенча, зурлап “Корбан Фест” гаилә фестивале үткәрелде. Ул быел Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан башкалабызда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бишенче тапкыр уздырылды. “Корбан Фест” фестиваленең концепциясе гаилә кыйммәтләрен, рухи һәм дини традицияләрне саклауга юнәлдерелгән.

Әлеге чара Коръән аятьләре уку белән башланды. Гаилә бәйрәменең төп темасы булып Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы торды. Бәйрәмнең сценарие ислам таралу тарихын яктыртуга юнәлдерелгән иде. Алып баручы Айрат Заһриев, Ибне Фадлан кебек киенеп, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү тарихы турында сөйләде.

Бәйрәмдә шәрәфле кунак буларак Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Ул, фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, Корбан бәйрәме белән тәбрикләде. “Аллаһ Раббыбыз изге мөбарәк олуг бәйрәмнәребезне һәрбарчаларыбызга да хәерле кылса иде. Бергә һәм бердәм булып, күркәм рәвештә уздырырга Аллаһ Раббыбыз Үзе ярдәмчеләребездән булса иде”, – диде ул. Мөфти урынбасары, Пәйгамбәребез ﷺ сүзләрен китереп: “Бүген безнең өчен бәйрәм көне. Иртәгә дә безнең бәйрәм көне. Әгәр дә мөэмин, гөнаһ-хата, кимчелекләр ясамыйча, һәр көнне матур итеп уздыра алса, ул безнең өчен шулай ук бәйрәм”, – дип әйтте. Ул үз чыгышында шулай ук Пәйгамбәребез ﷺ нәсыйхәтләрен дә җиткерде – әлеге нәсыйхәтләр мөселманнарны бер-берсенә  сәлам бирергә, мескеннәрне ашатырга, туганлык җепләрен ныгытырга, төннәрен торып, тәһәҗҗүд намазларын укырга өнди – шушы гамәлләр белән җәннәткә керүне вәгъдә итә. “Рәсүлебезнең ﷺ нәсыйхәтләрен исебездә тотып, күркәм савапларга ирешеп, кыямәт көннәрендә дә Раббыбыз Аллаһ вәгъдә иткән җәннәтләре белән безләрне сөендерсә иде”, – дип теләкләрен җиткерде Илфар хәзрәт.

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Корбан бәйрәмен “безне бер-беребезгә ярдәм итәргә, бер-беребезнең хәлен белергә һәм бер гаилә булып яшәргә чакыра” дип билгеләп үтте. Ул бүгенге гаилә бәйрәмен оештыруда катнашкан барлык кешеләргә: Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, Татарстан мөфтиятенә, Казан шәһәре Башкарма комитетына һәм җитәкчелеккә, Парклар һәм скверлар дирекциясенә, “Хезмәт резервлары” стадионына, “Вера в будущее” хәйрия фондына, “Ханский дом” компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадовка, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә, ТР Халыклар дуслыгы йортына һ.б. рәхмәтен белдерде. Йосыф хәзрәт шулай ук рәхмәт сүзләрен кичә мәчеткә корбан итләрен алып килүчеләргә әйтте. Аның сүзләренә караганда, корбан итләре ярдәмендә социаль проектлар тормышка ашырыла: Казанда яшәүче мохтаҗларга гына түгел, республиканың башка шәһәр һәм районнарына да өлеш чыгарыла.

Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Корбан бәйрәме белән шулай ук Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “Вера в будущее” хәйрия фонды җитәкчесе Морат Әхмәров, “Ханский дом” компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов котлады.

Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде. Бәйрәмнең башыннан алып ахырына кадәр парк территориясендә бөтен гаилә өчен күңел ачу чаралары үткәрелде: мастер-класслар, балалар, әниләр һәм әтиләр өчен актив уеннар, күргәзмәләр, фотозоналар, сабын тамашасы, фәнни шоу, аквагрим һәм башкалар. Бәйрәм дәвамында кафе, сәүдә нокталары эшләде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*