tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Коръән уку буенча онлайн-курслар башланды
Казанда Коръән уку буенча онлайн-курслар башланды

Казанда Коръән уку буенча онлайн-курслар башланды

Шәүвәл аеның 16-нчы көнендә (8-нче июньдә), гүзәл затларның күпсанлы үтенечләре буенча, Татарстан мөфтияте янәдән «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курсларны башлап җибәрде. Әлеге башлангыч намаз уку һәм ислам дине нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле үзләштерү мөмкинлеген бирүче киңкүләмле «Ислам. Беренче адымнар» проектының дәвамы булып тора.

«Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курслар, башкаларыннан аермалы буларак, бары онлайн форматта узачак. Кабул итү төгәлләнде: курсларга 46 хатын-кыз язылды.

Экспресс-курслар һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе 16:00-дән 18:00-гә кадәр узачак. Гарәп алфавиты, мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (Коръәнне кагыйдәләрне үтәп уку), “Идгам”, “Мад” кагыйдәләр төркеме, нечкә һәм калын хәрефләр, Каләм Шәрифне укыганда туктау кагыйдәләре буенча дәресләр үткәрү ниятләнә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*