tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Милли музейда Татар хоры чыгыш ясарга җыена
Казанда Милли музейда Татар хоры чыгыш ясарга җыена

Казанда Милли музейда Татар хоры чыгыш ясарга җыена

23 мартта Татарстан Милли музеенда «Казан утлары» концерты була. Татар хор музыкасының XXI фестиваль-конкурсында катнашучы – Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Татар хоры чыгыш ясый. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көллиятнең иң яшь коллективы. Ул 1990 елда татар бүлекчәсе ачылу уңаеннан оештырыла. Хор репертуарында – Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Әзһәр Абдуллин, Ринат Гобәйдуллин, Җәүдәт Фәйзи («Сакмар су», «Зөбәрҗәт», «Ай, былбылым», «Рәйхан») татар һәм башкорт халык җырлары, татар композиторларының авторлык әсәрләре бар. Хорның сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры – Гүзәл Ахунова.

Хор күп концертлар куя, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясенең музыкаль проектларында катнаша. Гамәлгә ашырылган зур проектлар арасында Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе, Нәҗип Җиһановның «Түләк» операсы, Имре Кальманның «Принцесса цирка» опереттасы, Джоаккино Россининың «Севильский цирюльник» операсы бар.

Концерт «Татарстан Республикасы Милли музеенда музыкаль пәнҗешәмбе» мәдәни-агарту проекты кысаларында уза.

Чарага керү билетлар буенча, аларны Пушкин картасы буенча да сатып алырга мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*