tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар
Казанда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар

Казанда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар

Бүген татар җәмәгатьчелеге Советлар Союзы Герое, әсирлектә тудырган бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» авторы Муса Җәлилне искә алу өчен 1 Май мәйданында җыелды. Нәкъ 77 ел элек 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Ахмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров (чын исеме — Галләнур Бохараев) башы чабыла.

Җәлилчеләргә багышланган мәрасимне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева ачты. “Бүгенге көн – батырларның васыятьләрен яңарту кебек. Үз җиреңне саклау, тугры булу, үз халкыңның тормышын бары тик яхшырту, дигән васыять”, – диде ул.

Герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлил әтисенең кабере янында була алмавы турында сөйләде. “Кызганыч, әтиемнең каберенә барып карау бәхете татымады. Унбер каһарманыбызның Берлиндагы каберләре кайда икәнлеге билгесез. Әмма 25 августта безнең өчен җәлилчеләргә багышланган стелла янында булу — зур бурыч”, — диде ул.

Биредә шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева чыгыш ясадылар. М. Җәлил исемендәге Республика премиясенең бу елгы лауреатлары – композитор Ильяс Камалов һәм Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов яңа әдәби-музыкаль композиция тәкъдим иттеләр.

Тантаналы чара мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Илүзә Әбелханова, Зилә Мөбәрәкшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*