tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова “Татар кызы” проекты катнашучылары белән очрашты
Кадрия Идрисова “Татар кызы” проекты катнашучылары белән очрашты

Кадрия Идрисова “Татар кызы” проекты катнашучылары белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Халыкара “Татар кызы” проектының ярымфинал этабын ачу тантанасы узды.

Биредә кызлар Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән очраштылар. Шулай ук бирегә “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Хәсәншина килде.

Әңгәмә  дустанә атмосферада узды, Кадрия Идрисова “Татар кызы” проектында катнашучыларга чын татар кызының нинди булырга тиешлеге хакында сөйләде, тышкы кыяфәт, аудитория алдында чыгыш ясаганда үз-үзеңне тотыш, кешеләр белән матур итеп аралашу кагыйдәләре мәсьәләләренә кагылды.

-Сез ачык йөзле булырга тиешсез. Әгәр дә сүзегезне елмаеп, һәркем белән исәнләшеп башлыйсыз икән, без инде күрәбез: димәк, сезнең күңелегездә җылы бар, дөньядагы һәркемгә һәм һәрнәрсәгә карата ярату бар, – дип билгеләп үтте Кадрия Идрисова.

Шулай ук кызлар гаилә кыйммәтләре, шәхес буларак үсеш, аш-су серләре кебек темаларга фикерләр белән уртаклаштылар. Якын кешең белән сөйләшеп алган кебек җылы әңгәмә кызларга уңай тәэсир итте, матур хатирәләр калдырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*