tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Оста куллы гүзәл затлар” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Казанда “Оста куллы гүзәл затлар” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанда “Оста куллы гүзәл затлар” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген Казанга “Оста куллы гүзәл затлар” бәйгесендә җиңү яулаган хатын-кызлар җыелды. Аларны бүләкләү тантанасы “Дворянское гнездо” ресторанында узды. Җиңүчеләрне уңышлары белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев котлады. “Без халкыбызның уңган, булган кешеләрен яшьләргә үрнәк итеп күрсәтергә, аларны да бу эшкә тартырга тиеш. Шуңа күрә мондый чараларны уздыруны һәрвакыт хуплыйбыз,”-диде ул.

Конкурста җиңүчеләр үзләренең эшләреннән күргәзмә дә оештырды. Җиңүчеләргә үзләренең җырларын Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина, Резедә Шәрәфиева, яшь җырчылар Рөстәм Егоров, Инсаф Бәдретдинов бүләк итте.

Исегезгә төшерәбез, “Оста куллы гүзәл затлар” бәйгесе быелның 15 нче февраленнән алып 28 нче февральгә кадәр дәвам итте. Аның төп  максаты – халкыбызның сәләтле кешеләрен ачыклау, аларның кул эшләнмәләрен, пешергән милли ризыкларын, иҗатын таныту, милли үзаңны, милли рухны үстерү.

“Оста куллы гүзәл затлар” бәйгесендә 580нән артык кеше катнашучы. Алар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга  шәһәрләре, Мамадыш, Чирмешән, Балтач, Әгерҗе, Чүпрәле, Саба, Актаныш, Нурлат, Сарман, Теләче, Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Кукмара, Биектау, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Апас, Буа, Әлмәт, Яңа Чишмә, Баулы, Зәй һ.б. районнардан. Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче гүзәл затларыбыз да бик уңган. Конкурста Башкортстан республикасы, Свердловск, Ульяновск, Омск, Пенза, Оренбург, Самара, Иркутск, Новосибирск, Төмән өлкәләре, ХМАО, Пермь крае, Санкт-Петербург шәһәре, шулай ук Казахстан, Кыргызстан республикалары актив булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*