tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе игълан ителде
Татарстанда республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе игълан ителде

Татарстанда республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе игълан ителде

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан “Рухи моң” иҗат берләшмәсе изге Рамазан аенда Республикакүләм “ТАТАР АЗАНЫ – 2022” бәйгесен игълан итте. Быел ул өченче тапкыр үткәреләчәк.

“Татар азаны” бәйгесенең төп максаты булып – мәчетләрдән яңгырый торган азанның сыйфатын үстерү, сәләтле азан әйтүчеләрне барлау, мәхәллә тормышын җанландыру тора. Быелгы бәйге дә Рамазан-шәриф аеның беренче көнендә башланып китәчәк. Конкурсның шартларына килгәндә, катнашучылар башта махсус тест узарга, шулай ук “Азан мәктәбе” тәкъдим иткән азан уку буенча онлайн дәресләр белән танышып чыгарга тиеш булачак. Барлык мәгълүматлар белән катнашучылар оештыручылар тарафыннан махсус эшләнгән azan.tatar сайтында таныша ала.

“РамАЗАН” – “Республика Азан Мәктәбе” бәйгесендә республикабыз мәчетләрендә мөәзиннәр булып эшләүчеләр дә, мәхәлләдә яшәүче теләгән һәр кеше дә катнаша ала. Җиңүчегә мәхәлләдә азан әйтү хокукы бирелә. Җиңүчеләр берничә дә булырга мөмкин. Мәхәллә этабында җиңүчеләрнең азаны “Татар азаны – 2022” республика бәйгесендә катнаша. Бәйге турында тулырак итеп «Вконтактеда» “Татар азаны” төркемендә белергә була. Анда азанны дөрес һәм матур әйтү буенча видео-дәресләр дә урын алган. Бәйгенең кагыйдәләре буенча, Татарстан имам-хатыйбларына мәхәлләнең иң яхшы мөәзинне 17нче апрельгә кадәр ачыклаячак. Ягъни шул көнгә кадәр ул азанның видеоязмасын “Вконтакте”дагы “Татар азаны” төркеменә элү шарт булып тора.

Быелгы проектка Бөтендөнья татар конгрессы да кушылды – конкурс татарлар яшәгән һәр төбәктә кызыксыну уятты. Фәрит Мифтахов Бөтендөнья татар конгрессы республикадан читтә яшәүче татарларны азан бәйгесенә тарту буенча күздә тотылган эшчәнлек турында сөйләде.

Катнашучылар яшь буенча ике төркемгә бүлеп каралачак:

– 14 яшькә хәтле балалар һәм яшүсмерләр;

– 14 яшьтән өлкәнрәкләр.

“Татар азаны – 2022” бәйгесендә катнашучыларга бәяне компетентлы жюри әгъзалары бирәчәк. Җиңүчеләр Мәхәллә һәм Республиканың иң оста азан әйтүчесе исеменә ия булачак, ә азанның иң матур үрнәге “Тәртип” радиосы киңлекләрендә биш вакыт намазга чакырып яңгыраячак. Балалар арасында төп җиңүчене велосипед белән бүләкләү көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*