tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә режиссер Алмаз Нургалиевның документаль фильмын тәкъдим итәчәкләр
Мәскәүдә режиссер Алмаз Нургалиевның документаль фильмын тәкъдим итәчәкләр

Мәскәүдә режиссер Алмаз Нургалиевның документаль фильмын тәкъдим итәчәкләр

Режиссер Алмаз Нургалиевның «Между семью островами» документаль фильмын Мәскәүдә тәкъдим итәчәкләр. Ул «Артдокфест» документаль кино фестиваленең конкурстан тыш программасы кысаларында күрсәтелә. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Фильмда ХХ гасырның алтмышынчы елларында Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелеше башлануга бәйле вакыйгалар сурәтләнә. План буенча 173 мең гектар җир су астында калырга тиеш булган. Урманнар киселгән, электр тапшыру линиясе сафтан чыгарылган, торак биналарны җимергәннәр. 700 мең кеше мәҗбүри рәвештә күченгән.

Татарстанның Актаныш районының Җидекүл (Өшәр) авылы да су басу зонасына эләккән. Халык аны 1976 елда ук ташлап киткән. Әмма бер кеше калырга карар кылган. Кисәтүләргә карамастан, авылны су басмый. Ә соңгы кеше авылда берүзе яшәп кала.

Сеанслар Мәскәүдәге «Октябрь» кинотеатрында 2 апрельдә (13.00 сәг), 4 апрельдә (20.30 сәг), 5 апрельдә (16.00 сәг) була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*