tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Талантларга юл ачкан татар мәдәнияте көннәре
Талантларга юл ачкан татар мәдәнияте көннәре

Талантларга юл ачкан татар мәдәнияте көннәре

30 нчы мартта Төмән өлкәсе күләмендә узган Татар мәдәнияте көннәренең ”Таң йолдызы-2022”, “Халык сәнгате-2022” бәйгеләрдә җиңүчеләрнең гала-концерты Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә узды. Бәйрәм чарасын өлкәбезнең танылган җырчысы, музыка белгече, фольклорчы Луиза Сурмәтова ачты.

Уват, Вагай, Яркәү, Тубыл шәһәре һәм районыннан килгән җырчыларны, биючеләрне, нәфис сүз осталарын алкышлар белән сәламләде тамашачылар. Бәйрәм чарасына килүчеләрне, катнашучыларны Төмән өлкәсе мөселманнарының региональ Диния назәрәте үзәкләштергән дини оешма рәисе мөфти Ибраһим хәзрәт, милләтләр эшләре буенча Комитет рәисе урынбасары Роман Малыгин, Төмән өлкәсе себер татарлары һәм татарлар автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, Тубыл шәһәре думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр дума депутаты Сәет Хисмәтуллин, Тубыл шәһәре Иҗтимагый палатасы әгъзасы Альберт Әпсатаров, ”Наследие” Региональ татар иҗтимагый оешмасы советы рәисе Луиза Шәмсетдинова кайнар котлауларын, теләкләрен юлладылар.

Иң матур концерт номерларыннан төзелгән татар мәдәнияте көннәренең гала-концерт программасында ”Таң йолдызы-2022” конкурста яшь, өметле, сәләтле 17яшькәчә укучылар, студентлар җырлап, биеп җиңү дипломнары белән бүләкләнделәр: “Сүзге”ансамбле (15 нче мәктәп, Тубыл), Фәрит Гаитов (15 нче мәктәп, Тубыл), Алсу Хисәметдинова (Вәчир). Нәфис сүз осталары Альберт Көлмәмәтов (Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге), Азалия Мамаева (Казанлы), Алсу Айдуллина (себер татар мәдәният үзәге, Тубыл), Разил Мәмәтгалиев (Лаемтамак). Биюче кыз Диана Гайсина (15 мәктәп, Тубыл). “Халык сәнгате-2022” бәйгесендә җиңү алган җырчылар: Алсу Хисәметдинова(Вәчир), Денис Тимербаев (Тархан), Элина Мурзина (Карагай), Илтус Галиев (Сорокино), Айгөл Курбанова (Тукыз), Алсу Баймуратова (Карагай),Әлфия Мөслимова (Тубысы), Нәзия Сияүетдинова (Ирек); гармунда уйнаучы Мөхәммәтҗан Мөхәммәтуллин (Коллар), Вокал-фольклор коллективы “Умырзая” (Карагай); ”Рябиковалар” (Уват районы), Зөһрә Тимергалиева (Тубыл шәһәре). Нәфис сүз осталары Зөлфия Шамуратова (Шатанова), Римма Шәрипова (Тубыл шәһәре, себер татар мәдәният үзәге).

Чарада өлкә себер татарлары һәм татарларның милли мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина Төмән өлкәсендә татар мәдәниятен һәм милләтара татулыкны үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткән, милли чараларда актив катнашкан Тубыл шәһәр думасы депутаты Сәет Хисмәтуллинга, себер татар мәдәният үзәге директоры Вильдан Якуповка, Тубыл шәһәре Иҗтимагый палатасы әгъзасы Альберт Әпсатаровка, ”Наследие” төбәк татар иҗтимагый оешмасы советы рәисе Луиза Шәмсетдиновага, профессор Гүзәл Фәйзуллинага, Тубыл шәһәре татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Туктасын Әлмөхәммәтовка, Рушан Гыйзәтуллинга рәхмәт хатларын тапшырды.

Татар мәдәнияте көннәре гала-концертының мактаулы кунагы, себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова башкаруында “Кыр казлары” җыр тамашачылар һәм катнашучылар өчен бүләк булып яңгырады. Аны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Татар мәдәнияте көннәренә багышланган чарада декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәләрен карап, җырга-моңга, нәфис сүзгә бай булган концерттан илһам алып, җиңүчеләрне котлап, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп тамашачылар таралыштылар.

Римма Умитбаева.

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*