tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Печән базары» белән «Казан сөлгесе» фестивальләре вакыты билгеле
Казанда «Печән базары» белән «Казан сөлгесе» фестивальләре вакыты билгеле

Казанда «Печән базары» белән «Казан сөлгесе» фестивальләре вакыты билгеле

Быел Казанда «Печән базары» белән «Казан сөлгесе» фестивальләре 29-30 августта оештырыла. Бу хакта Хөкүмәт йортында «Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» директоры Дарья Санникова сөйләде.

«Казан кунаклары һәм республика халкы Иске татар бистәсендә үтәчәк чаралар белән кызыксына. „Печән базары“ белән „Казан сөлгесе“ фестивальләре традиция буенча Кабан күле яры буенда көн дәвамында узачак», — диде ул.

«Печән базары» фестивален Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.

«Казан сөлгесе» бәйгесендә төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе булышлыгы белән «Сәйдәш» мәдәният үзәге оештыра.

«Печән базары» фестивале беренче тапкыр 2013 елның апрелендә, Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгына багышлап үткәрелде. Ул чараның төп максаты — XX гасыр башы чорының мохитен торгызу, Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорны искә алып, аңа әйләнеп кайту.

«Казан сөлгесе» фестивале халык җыр һәм бию сәнгатен саклау һәм үстерү, талантларны табарга һәм аларга ярдәм итү, Россия, якын һәм ерак чит ил халыкларын рухи һәм әхлакый яктан торгызу максатыннан үткәрелә. Жюри рәисе һәм проект кураторы — Россиянең халык артисты Лима Кустабаева.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*