tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Әфганстан татарларына багышланган түгәрәк өстәл узды
Бөтендөнья татар конгрессында Әфганстан татарларына багышланган түгәрәк өстәл узды

Бөтендөнья татар конгрессында Әфганстан татарларына багышланган түгәрәк өстәл узды

Әфганстан татарларына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелгән зур чараларны беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы уздыра башлады. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  җитәкчелегендә берничә телекүпер дә оештырылды. Ул очрашуларда татарлар татар телен өйрәнергә теләүләрен белдерде һәм курслар оештыруны сорады. Хәзерге вакытта конгресс тарафыннан шундый курслар онлайн форматта уза.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Әфганстан: үзганы, бүгенгесе һәм киләчәге. Әфганстан татарлары” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Чарага җыелучыларны төбәк тарихын өйрәнү буенча фәнни-методик үзәк җитәкчесе Ринат Закиров сәламләде. “Бу үзенчәлекле, әлегә өйрәнелмәгән тема. Әфганстанда меңләгән татар яши. Татар авыллары бар. Татарларның тарихын өйрәнү, аны халыкка кайтару эше белән Бөтендөнья татар конгрессы инде берничә ел шөгыльләнә. Бүгенге чара да шуның бер юнәлеше, “-дип белдерде Ринат Закиров.

Түгәрәк өстәл янына җыелучыларга төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, тарихчы Альберт Борһанов Әфганстан татарларының тарихы белән таныштырды. Анда алып барылган археологик эшләр хакында сөйләде.

Татарстандагы “Әфганстан бердәмлеге” оешмасы җитәкчесе Аседфи Мөхәммәд Шәриф белдергәнчә, Әфганстан Ислам Республикасы территориясенең яртысында татарлар яши. Биредә әлеге милләт вәкилләре 13 нче гасырларда күренә башлаган. Алар үз гореф-гадәтләрен саклап яши.Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытырга телиләр.

Моңарчы татарлар милләт буларак, Конституциягә кертелмәгән, шуңа күрә алар туу турындагы документка милләтен “татар” дип яза алмый иде. Татарстан ярдәме еблән әлеге мәсьәлә уңай хәл ителде. Бу эш шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  җитәкчелегендә берничә телекүпер очрашуларыннан соң тормышка ашырылды.

Бүгенге түгәрәк өстәл утырышында төрле тармакта эшләүче галимнәр, профессорлар, Әфганстан сугышында булганнар катнашты. Тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов 1987 нче елларда Әфганстанда хезмәт иткән. Ул анда татарлар белән очраша. “Минем татар икәнлегемне белгәч, кич белән минем янга аларның вәкиле килде. Мин фарсы телен беләм, фарсыча сөйләштем. Ә ул татарча сөйләш әле ди. Соңыннан татарча җырлавымны сорады. Җырлый белмәсәм дә, “Ай, былбылым” җырын башкардым. Ул елап җибәрде. Әфганстан татарлары башка милләтләр белән никахлашмаска тырыша. Гореф-гадәтләрен саклыйлар. Бик горур халык, һәртөрле сәяси мөнәсәбәтләргә кысылмыйлар”-дип искә ала Рөстәм Гайнетдинов.

Түгәрәк өстәл барышында, Кабул белән элемтәгә дә чыктылар. Әфганстан татарлары, чикләр ачылгач, Татарстаннан делегация килүен көтүләрен әйттеләр. Татарстан белән элемтәләрнең ныгуына сөенәләр. Хәзерге вакытта Әфганстанда 700 меңләп татар яши.

Энҗе Шәйхетдинова

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*