tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Россия этнография музее Евразия халыклары сәнгатен тәкъдим итә
Казанда Россия этнография музее Евразия халыклары сәнгатен тәкъдим итә

Казанда Россия этнография музее Евразия халыклары сәнгатен тәкъдим итә

1 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Россия этнография музее җыелмасыннан (Санкт-Петербург) «Корама бизәге: Евразия халыклары традицияләре һәм сәнгате» күргәзмәсе ачыла. Илдәге иң эре Россия халыкларының һәм чит дәүләтләрнең лоскут эшләнмәләре коллекциясеннән 120дән артык экспонат тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә проекты РФ Мәдәният министрлыгы һәм «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә үткәрелә.

Предметларның этник һәм географик диапазоны уникаль: Үзәк Россиядән Ерак Көнчыгышка кадәр, Рус Төнъягыннан алып Урта Азиягә һәм Кавказга кадәр сузыла. Костюм элементлары, интерьер предметлары, җигү детальләре, уенчыклар… Әлеге һәм башка эшләнмәләр нигезендә – тукыма кисәкләреннән оригиналь конструкцияләр ята. Экспонатлар XIX гасыр башыннан төрле халыкларның кул эшләре ничек үсүен күрсәтә. Бу иҗатның бер яктан универсаль булуын күрергә мөмкин, әмма шул ук вакытта ул конкрет халык традициясе кысаларында үзенчәлекле.

Соңгы елларда Россия этнография музее белгечләренең кыр тикшеренүләре шуны раслый: кисәк тегү элеккечә Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Идел буенда киң таралган. Музей директоры Юлия Купина ассызыклап үткәнчә, «Корама бизәк: Евразия халыклары традицияләре» күчмә күргәзмә проекты «Идел буе һәм Урал федераль округында яшәүчеләрне Россия халыкларының этномәдәни үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә төбәкләрдә музейлар һәм креатив индустрияләрнең үзара хезмәттәшлеге принципларын эшләү, мондый хезмәттәшлек өлкәсендә иң якты казанышларны ачыклау һәм күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк » .

Күргәзмә барышында Россия этнография музее экспертлары Евразия халыклары арасында корама тегү традицияләре турында сөйләячәкләр, мастерлар белгечләр һәм киң тамашачылар өчен дәресләр һәм воркшоплар уздырачак. Шулай ук музей тарафыннан булдырылган «Корама тегү: тарих һәм традицияләр» альбомын тәкъдир итү булачак. Казаннан соң күргәзмә Уфага юл тотачак.

Татарстан Республикасы Милли музеенда күргәзмә керү билетлары буенча 17 ноябрьгә кадәр ачык.

Күргәзмәләр һәм презентацияләр тәртибе:

Казан — Татарстан Республикасы Милли музее — 2021 елның 1ноябреннән 17 ноябренә кадәр

Россия этнография музее, Тышкы элемтәләр бүлеге: [email protected] (812) 571 52 28

Татарстан Республикасы Милли музее, матбугат үзәге хезмәте [email protected] (843) 292 32 18

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*