tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сабан туен оештыручылар өчен семинар-практикум башланды
Казанда Сабан туен оештыручылар өчен семинар-практикум башланды

Казанда Сабан туен оештыручылар өчен семинар-практикум башланды

Сабан туен уздыру буенча семинар-практикум 11-13 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә оештырыла. Ул Россия төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдәге оештыручылар, режиссерлар өчен онлайн һәм офлайн форматта үткәрелә. Гаризалар 15 төбәктән кабул ителгән. Бу проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге» белән берлектә тормышка ашырыла. Бүген укулар Казанның Г. Тукай музеенда үтте.

Курсларда катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде.

Өч көн дәвамында Сабан туен оештыручылар һәм режиссерлар югары уку йортлары галимнәре, сәнгать өлкәсе белгечләренең лекцияләрен тыңлаячак. Милли бәйрәмебезне уздыру буенча Түбән Кама районына барып тәҗрибә уртаклашачаклар. Укулар тәмамланганнан соң, курсларда катнашучыларга сертификатлар бирелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*