tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңагош авылында татар солдаты Гази Заһитов каберенә мемориал пушка урнаштырдылар
Яңагош авылында татар солдаты Гази Заһитов каберенә мемориал пушка урнаштырдылар

Яңагош авылында татар солдаты Гази Заһитов каберенә мемориал пушка урнаштырдылар

Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовның каберенә танкка каршы кулланылган мемориал туп урнаштырдылар. Гази Заһитов туган ягында – Башкортстанның Мишкә районы Яңагош авылында җирләнгән.

Мемориал тупны кую тәкъдиме белән Мишкә районында туып үскән, Дәүләт Думасы депутаты Динар Гыйльметдинов чыккан. «Мин Гази Заһиовның якташы. «Атайсал. Кече Ватан» республика проекты кысаларында «Башнефтегеофизика» АҖ генераль директоры Рөстәм Адиевка мемориал постамент ясау идеясе белән мөрәҗәгать иттем», – диде ул.

Уръяды авыл Советы башлыгы Раик Заһитов әйтүенчә, тупның авырлыгы 400 кг, озынлыгы – 3 метр. «Мондый туплар Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армиядә кулланылган була. Герой кабере янындагы мемориал туп Гази Заһитовның тормыш тарихын белергә теләгән туристларны җәлеп итәр дип уйлыйм. Алар авыл үзәгендә урнашкан музейга да барырга вакыт табарлар дип ышанам», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Бик ярдәмчел кеше булган. Арабыздан китүенә дистә еллар үтсә дә, аны хәтерлиләр, искә алалар. Моның өчен рәхмәт», – диде Гази Заһитовның туганы Рамил Заһитов.

Тантанада Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы Юрий Серышев, Башкортстан буенча эчке эшләр министры Роман Деев, Уфа гарнизонының хәрби прокуроры Виктор Радыгин, Уфа гарнизонының тикшерү бүлеге башлыгы Герман Дунаев, Мишкә районы администрациясе вәкилләре һәм башка кунаклар катнашкан.

  • Искәртеп үтик, узган ел 20 августта Мишкә районында Гази Заһитовка һәйкәл ачылган иде. Шулай ук ноябрь аенда кабере төзекләндерелде.
  • Гази Казыйхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында Уфа өязенең Емаш волосте Яңагош авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Гази Яңагош башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга китә.
  • 1940 елның көзендә Гази Заһитов Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алына. Ул артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлану белән кызылармеец Гази Заһитов армия разведка дивизиясенең 832 бүлегенең (ОАРАД) оптик разведка взводы разведчигы вазифасында хезмәт итә.
  • Кызылармеец Заһитов Гази Казыйхан улы хөкүмәт бүләкләренә лаек дә була: «Хәрби казанышлар өчен» медальләре, «Кызыл йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» медале, «III дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнә. 1945 елның май башында, Хәрби командование карары белән, өлкән сержант Заһитов «II дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнә. 1953 елның 23 августында вафат. Туган авылы — Яңагошта җирләнә.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*