tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург шәһәрендә“Акыл фабрикасы” белем бирү интенсивы узды
Оренбург шәһәрендә“Акыл фабрикасы” белем бирү интенсивы узды

Оренбург шәһәрендә“Акыл фабрикасы” белем бирү интенсивы узды

7-9 май көннәрендә Оренбург шәһәрендә этномәдәни проектлар менеджментына багышланган “Акыл фабрикасы” белем бирү интенсивы булып узды.

Казаннан Бөтендөнья татар яшьләре активы һәм “Киттек бергә” берләшмәсе Оренбург өлкәсе яшьләре белән танышырга бардылар. 7 май көнне Оренбург өлкәсенең Каргалы авылында экскурсия үткәрелде. Кунаклар борынгы зират, 1745 елда нигез салынган мәчет белән таныштылар.

8 май көнне кунаклар Оренбург шәһәренең Кәрвансарай мәчете, Хөсәения мәдрәсәсе һәм башка тарихи урыннары белән таныштылар.

Шул ук көнне  Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә “Акыл фабрикасы” белем бирү интенсивыузды. Чарада Оренбургның “Яшьлек” татар яшьләре берләшмәсе катнашты.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова Казан проектлары белән таныштырды. “Ачык университет”ның IT-координаторы Райнур Хасанов татар IT проектлары турында сөйләде, ә блогер Айнур Әхмәтов проектны эшләү инструментлары темасына чыгыш ясады. Чара “Яшьлек” берләшмәсе тарафыннан куелган  “Аулак өй” театраль күренеше белән тәмамланды.

Оештыручылар Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе, “Яшьлек” татар яшьләре берләшмәсенә һәм чараларны оештырырга ярдәм иткән, Каргалы авылында яшәүче Надыровлар гаиләсенә зур рәхмәтләрен белдерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*