tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда шәһәркүләм «Корбан Фест» гаилә фестивале узды
Казанда шәһәркүләм «Корбан Фест» гаилә фестивале узды

Казанда шәһәркүләм «Корбан Фест» гаилә фестивале узды

Корбан гаете уңаеннан Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында шәһәркүләм “Корбан Фест” гаилә фестивале узды. Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан казанлылар һәм башкалабыз кунаклары өчен, ковидка каршы чаралар күреп оештырылган иде. Һава торышы бик кызу торуга карамастан, фестиваль уза торган мәйданчык бик тиз халык белән тулды. Бәйрәм Казан һәм республика мөселманнарын гына түгел, республикадан читтә яшәүчеләрне дә җәлеп итте.

Мәйданчыкка җыелган бәйрәм кунакларын әлеге фестивальнең инициаторы, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм үз исеменнән шәхсән Корбан гаете белән котлады. Ул үз чыгышында Корбан гаетенең кыйммәтен һәм мәгънәви асылын ачты. Бүгенге бәйрәмнең нәкъ менә әниләр һәм балалар өчен оештырылганлыгын, бүген әтиләрнең корбан чалу эшләре белән мәшгуль булганлыгын әйтте.

“Кадерле әтиләр, кадерле әниләр! Кадерле егетләр һәм кызлар! Кадерле балаларыбыз, әссәламәгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Һәрберегезгә Аллаһы Тәгаләнең чиксез сәламнәре, Аның рәхмәте һәм бәрәкәтләре булсын. Ихлас күңелдән иң элек шушы Татарстан, мөселман өммәтенең җитәкчесе – ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфтиебез Камил хәзрәт исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән һәрберегезне шушы, зур, бөек, мәртәбәле Корбан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә хәерле, бәрәкәтле, матур тормышлар бирсен. Кемгә күпме гомер бирсә, шушы гомерләребезне файдалы, изге эшләрдә сарыф итәргә Раббым насыйп итсен”, – диде ул. Йосыф хәзрәт, Корбан бәйрәменең асылын ачып салып, аның мәгънәсе корбан чалуга гына кайтып калмавын, аның нигезендә якының өчен яхшылык эшләү, үзеңне корбан итү булуын әйтте.

Оештыручылар төрле яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бай бәйрәм программасы әзерләгән иде. Фестивальдә катнашучылар мөнәҗәтләр, нәшидләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, аниматорлар шоу, вело-шоу һ.б. тәкъдим итте.

Гаилә фестивале “Чорлар бәйләнеше – үткәне, бүгенгесе, киләчәге” концептуаль темасы кысаларында уза. Программада әлеге теманы чагылдыру өчен паркта 3 күңел ачу зонасы – активити-мәйданчыклар урнаштырылган иде. Аларның һәркайсы үткәннең, хәзерге заманның һәм киләчәкнең тематик мохитенә керергә мөмкинлек бирде.

Беренче мәйданчыкта – “Үткән заман”да балалар өчен төрле мастер-класслар, сәйлән һәм стразалар белән открыткалар, агач һәм күн беләзекләр, аквагрим, твистинг, эстафета һәм башкалар тәкъдим ителде.
“Хәзерге заман” зонасында мехенди буенча мастер-класслар, гипс сыннар буяу, балчыктан әйберләр ясау, аниматорлар белән уеннар, агач уенчыклар белән уеннар, сабын шоуы һ.б. уза.
Өченче мәйданчыкта – “Киләчәк” мәйданчыгында киндер тукымада акрил һәм текстур паста белән зур картина ясау, балалар өчен интеллектуаль уеннар, балалар өчен “Рамазан” балалар бакчасына йөрү өчен сертификат уйнату, Mama Spase (әниләр һәм балалар өчен киңлек), фитнес клубка сертификат уйнату, фәнни шоу һ.б.

Паркта шулай ук фуд-корт эшләде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*