tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Әдәби хәзинә” Ульяновск өлкәсендә

ВИДЕО: “Әдәби хәзинә” Ульяновск өлкәсендә

“Яңа гасыр” каналы эфирга чыга башлаган беренче көннәрдән үк халкыбызның бай тарихы һәм гыйбрәтле язмышы , гореф-гадәтләре һәм аның данлыклы шәхесләре белән һәрдаим таныштырып бара.

Еллар дәвамында безнең тапшырулар челтәрендә дистәләгән кызыклы һәм мавыктыргыч программалар барлыкка килде. Хәбәрчеләребезнең юлы республикабызның кечкенә генә авылларыннан башланып, Россия чикләрен үтеп ерак һәм якын чит илләргә кадәр барып чыга. Шушы көннәрдә генә күпләр тарафыннан яратып карала торган “Әдәби хәзинә” тапшыруының иҗат төркеме Сембер-Ульяновск якларында булып 20 нче гасыр башы язучылары Сәгыйть Сөнчәләй һәм Шамил Усмановка багышланган ике тапшыру эшләп кайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*