tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Татарстан Республикасында методик хезмәтне үстерү» темасына методистларның I республика форумы узачак
Казанда «Татарстан Республикасында методик хезмәтне үстерү» темасына методистларның I республика форумы узачак

Казанда «Татарстан Республикасында методик хезмәтне үстерү» темасына методистларның I республика форумы узачак

Республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан методистларның I республика форумы уздырыла.

11 августта Казанның «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы мәйданчыкларында муниципаль методик хезмәтләрнең 500дән артык методисты һөнәри күнекмәләрне яңартачак, «Татарстан Республикасында методик хезмәтне үстерү» темасына тупланган тәҗрибә белән уртаклашачак, аның төп максаты – республикада методик эшнең бердәм системасын саклап калу, аңа ярдәм итү һәм үстерү.

Форум эшендә шулай ук Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе, Россия Федерациясе мәгариф академиясе һәм Россия Федерациясе регионнары вәкилләре катнашачак.

Пленар утырыш кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министры Кравцов Сергей Сергеевичның форумда катнашучыларга видеомөрәҗәгате, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы доклады, шулай ук «Татарстан Республикасында методик хезмәтне үстерү» фильмын карау планлаштырыла.

Форум кысаларында методик хезмәт ветераннарын хөрмәтләү тантанасы планлаштырылган. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин методика хезмәте системасында 30 елдан артык эшләгән 25 ветеранга күпьеллык һөнәри эшчәнлеге өчен «Мактаулы остаз» билгесе тапшырачак.

belem.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*