tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара мөхтәсибәтендә Россия күләмендә V Мәчкәрә укулары узачак
Кукмара мөхтәсибәтендә Россия күләмендә V Мәчкәрә укулары узачак

Кукмара мөхтәсибәтендә Россия күләмендә V Мәчкәрә укулары узачак

Мөхәррәм аеның 19нчы көнендә (17нче августта) Кукмара районында “V Мәчкәрә укулары” дип исемләнгән Россиякүләм фәнни-гамәли конференция узачак. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Татарстанның Кукмара мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелә. Фәнни җыен эшендә катнашу өчен күпләгән дин әһелләре, күренекле галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, милли мирас, мәдәният, татар дин гыйлеме фикере үсеше белән кызыксынучы шәхесләр, каләм ияләре, шәкертләр чакырулы.

Мәчкәрә укулары Кукмара районының данлыклы Мәчкәрә авылында уза. Революциягә кадәр ул Россиядә иң зур мөселман мәгарифе учакларының берсе булган. Мәчкәрә тарихы 1678 елдан ук билгеле. 1791-1793 елларда биредә 1 гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешов акчасына таш мәчет салына. Бүген ул Екатерина II указыннан соң салынган Татарстанда иң борынгы таш мәчетләр санына кертелә. 2022нче елның 18нче мартында мәдәни мирас объекты булып саналган Беренче Җәмигъ мәчеттә рәсми рәвештә реставрация эшләренә старт бирелде. Мәчкәрә мәчете безнең көннәргә кадәр кулдан язылган бизәкләре белән сакланып калган, татар мәдәнияте архитектурасына караган уникаль һәйкәл булып тора. Мәчкәрә мәчетенең мәдрәсәсе дә була. Анда шәкертләрне атаклы дин әһелләре укыткан: Габденнасыйр Курсави, Багаветдин Мәрҗани (Ш.Мәрҗанинең әтисе), Хәйрулла Госманов (“Госмания” мәдрәсәсенә нигез салучы) һ.б.

Мәчкәрәнең иске зираты да игътибарга лаек, ул күп күренекле шәхесләрнең соңгы сыену урыны да булып тора. Бүгенге көндә Мәчкәрә авылы зиратында 33 ташъязма истәлек саклана. Татар тарихында мәгърифәт үзәге буларак абруйлы урын тоткан авылны саклау һәм зираттагы ташларны карап тору буенча Кукмара мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе, Мәчкәрә авылы имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов зур хезмәт башкара. Кукмара музее директоры Ләбүдә Дәүләтшинаның да милли мирасны өйрәнүдә, фәнни җыентык итеп бастыруда эшләгән эшләре бәяләп бетергесез зур. Борынгы ташларда Мәчкәрә авылына нигез салган Ишмән картның дәвамчылары Үтәмешевлар нәселе (Габдулла Габдессәлам улы, Муса Габдулла улы, Мостафа Муса улы, Исхак Муса улы, Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы һ.б., аларның хәләл җефетләре, балалары), тарих һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләр, мәшһүр затларга (Габдулла Яхъя улы Чиртуши, Мөхлисулла Максуд улы Каргалый) бәйле мәгълүмат теркәлгән.

Шул рәвешле, ел саен Мәчкәрә укуларын уздыру татар рухи мирасын өйрәнүгә һәм саклауга бер өлеш кертә, аның тирәсендә бөтен илдән төрле дин әһелләрен, галимнәрен, җәмәгать эшлеклеләрен, тарихчыларны җыя.

Катнашучыларның күплегеннән һәм географиясеннән тыш, быел беренче тапкыр Россиякүләм дәрәҗәдә уздырылучы “V Мәчкәрә укулары” конференциясе үзенең бай эчтәлекле программасы белән аерылып тора. Иртәнге 09.00-11.00 сәгатьтә кунаклар өчен төбәкнең үзенчәлекләре һәм ташъязма мәдәни мирасы белән таныштыру чаралары, экскурсияләр оештырылачак: катнашучыларга бай тарихи дини мираска ия булган Мәчкәрә авылының иске зиратында сакланучы кабер ташларын, төзекләндерү эшләре башланган Мәчкәрә авылының борынгы Беренче Җәмигъ мәчетен күрсәтәчәкләр, Мәчкәрә мәктәп-интернаты музее эшчәнлеге белән таныштырачаклар, җирле халык, кул эшләре осталары, имамнар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән аралашу булачак. 11.30 сәгатьтә Кукмара районы Туеш мәчете каршында “Хидәят” рухи-тәрбия үзәгенең тантаналы ачылышы планлаштырыла. 14.00-дә Кукмара мәдәният йортында конференциянең пленар утырышы һәм төп катнашучыларның чыгышлары көтелә.

Юбилей укуларын Россиякүләм дәрәҗәдә үткәрү өчен әзерлек эшләре ел дәвамында алып барылды, “IV Мәчкәрә укулары”ның җыентыгына материаллар тупланып, нәшер ителде, Мәчкәрә мәчетенең һәм мәдрәсәсенең тарихын, мирасын өйрәнер өчен галимнәр һәм белгечләр җәлеп ителде, Мәчкәрә мәдрәсәсе нигезе булган җирдә мәгълүмати билге урнаштырылды, Мәчкәрә мәчетен төзекләндерү өчен акча җыю оештырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*