tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Төрки яшьләр фестивале башлана
Казанда Төрки яшьләр фестивале башлана

Казанда Төрки яшьләр фестивале башлана

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 20-27 сентябрь көннәрендә VI Төрки яшьләр фестивален оештыра. Анда 22 оешмадан 50 делегат килүе көтелә.

Фестивальнең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче төрки яшьләр белән милли-мәдәни эшчәнлек алып бару, эшлекле элемтәләр ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу булып тора. Быелгы фестивальдә әзәрбайҗан, балкар, казах, карачай, кыргыз, ногай, тувалы, төрек һәм чуваш милләте вәкилләре бар. Быелгы чарага яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм активистлар чакырылган.

Төрки яшьләр фестивале программасында яшьләр проектларын һәм программаларын тәкъдим итү, очрашулар, түгәрәк өстәлләр, төрле мәдәни чаралар һәм экскурсияләр каралган. Аннан тыш, делегатлар республикабызның танылган шәхесләре белән танышачак. Шулай ук мәдәни кичке чараларда катнашу көтелә. Алар көн саен төрле халыкларның тарихы, гореф-гадәтләре белән танышачак. Фестиваль кысаларында Болгарга бару да каралган. Анда алар белән тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин да булачак.

Телне, милләтне саклауга корылган проект эшчәнлеге гамәлдә дә чагылыш тапса, көчле рухлы проектларны эшләтеп җибәрергә мөмкинлек табылса, яхшы булыр иде. Оештыручылар узган фестивальдән соң проект эшләре күбәюен, килүчеләр саны артуын да белдерә. «Фестивальнең һәркайсы яңача үтә, чөнки һәрвакыт яңа делегатлар килә. Араларында моңа кадәр катнашмаган кешеләр бар. Мәсәлән, былтыр Тывадан өч кеше килсә, быел аларның делегациясе алты-җиде кешедән тора. Кайтавазлар бар. Фестивальдән соң эшли башлаган проектлар хәйран», – дип сөйли «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.

«Фестивальнең яңалыгы булып практик юнәлештә эшләү тора. Танышу форматында үз проектыңны тәкъдим итү. Төп максат – безгә кан ягыннан, рухи яктан бик якын төрле төбәкләрдән ил вәкилләрен Казанга чакырып, яшьләр өчен ресурслы, файдалы мохит булдыру», – ди Татарстан яшьләр эшләре минис­трының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов. Аның әйтүенчә, киләчәктә милли һәм этнопроектларны үз эченә алган акселератор булдырылачак. «Милли һәм заманча» дип аталган зур яңа проект булачак ул. Аның декабрь башында сессиясе узачак. «Бу – милли-этно проектлар идеясен йөртә торган яшьләр өчен мәйданчык. Милли проект­лар көчле булсын өчен, алар яшьләргә кирәк булырга тиеш. Кирәкле булсын өчен, алар актуаль булырга тиеш», – диде министр урынбасары. Тиздән аңа гариза бирергә, үз проектларың белән килергә мөмкин. Оештыручылар милли һәм заманча, кызыклы проектларга яшьләр дә тартылачак, дип көтә. Анда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша ала.

Телне, тарихны, мәдәниятне саклау өчен, һәркем үз проектын тәкъдим итә ала. Идея-проект­ның яртысы дигән сүз. Катнашырга теләүчеләр, алга таба үз эшчәнлеген тәкъдим итүчеләр булса, «Идел» яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*