tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда узачак семинарда балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча ысуллары турында фикер алышу көтелә
Казанда узачак семинарда балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча ысуллары турында фикер алышу көтелә

Казанда узачак семинарда балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча ысуллары турында фикер алышу көтелә

21 нче февральдә Казанда «Балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча, нәтиҗәле ысуллары» дигән исем астында семинар узачак. Анда Татарстан башкаласының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре мөдирләре, тәрбиячеләре һәм методистлары катнаша ала.

Спикерлар булып практиклар – татар теле укытучылары, авторлык укыту методикаларын булдыручылар, шәхси балалар бакчалары тәрбиячеләре чыгыш ясаячак. Барлыгы 500 кеше катнашыр дип көтелә. Тыңлаучылар семинарда алган күнекмәләрне үз эшчәнлекләрендә куллана алачак.

Семинарда татар курчакларын булдыру проектын тәкъдир итү, татар телен укытуның нәтиҗәле ысуллары, түгәрәкләрдә сөйләм телен яхшырту ысуллары, полилингваль белем бирү моделе (апробация нәтиҗәләре, сүзлек запасын үстерү) кебек темалар каралачак.

Чарада Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов катнашачак. Чараның кураторы – тәрҗемәче, укытучы, проектлар авторы, «БИМ-радио»да бара торган «Әйдә, татарча өйрәнәбез» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Эльза Нәбиуллина.

Шәһәр Мэриясе һәм Казан Мәгариф идарәсе оештыра торган очрашу семинарлар циклының дәвамы һәм Туган тел көненә багышланган чараларның берсе булачак. 2021 елда шундый өч семинар үткәрелде, аларда меңгә якын укытучы катнашты, дип хәбәр иттеләр идарәдә.

Семинар Копылов урамы, 2а адресы буенча урнашкан Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Башлану вакыты 15:00 сәгатькә билгеләнгән, теркәлү 14:30 дан ачылачак. Катнашу өчен +7(843)299-15-99, +7(950)316-30-21 телефоннары буенча язылу кирәк.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*