tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Г.Барудиның 165 еллыгына яңа китап дөнья күрде
Казанда Г.Барудиның 165 еллыгына яңа китап дөнья күрде

Казанда Г.Барудиның 165 еллыгына яңа китап дөнья күрде

Казанда мәгърифәтче, педагог, татар дин галиме Галимҗан Барудиның «Әл-Әрбәгинәт әл-мутәсәлсилә» хезмәте хәзерге заман татар теленә тәрҗемә ителеп басылып чыкты. Китап хәдисләр җыентыгы булып тора һәм Казанның “Иман” нәшриятында «Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап» исеме астында басылды. Оригиналь хезмәт үзе өч китаптан тора.

Хезмәт Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров тарафыннан тәрҗемә ителде һәм кайбер хәдисләргә аңлатмалар бирелде. Китапта барлыгы 160 хәдис урын алган. Беренче җыентыктагы хәдисләр шәех Габдерауф әл-Мәнәвинең «Кәнзү әл-хәкаики фи хәдиси хайри әл-халяики» («Иң хәерле мәхлукның хәдисендә хакыйкатьләрнең хәзинәсе») исемле китаптан һәм шәех Җәләледдин әс-Суютыйның «Җәмигъ әс-сәгыйр» («Кечкенә җыентык») исемле китабыннан сайланып алынды. Китап беренче сыйныфларда укучы шәкертләр өчен әзерләнде. Бөтен хәдисләр кыска, аңлау һәм ятлау өчен җиңел. Китапны Апанай мәчетендә сатып алырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*