tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәләт»нең җәйге аланнарына гаризалар кабул ителә башлады
«Сәләт»нең җәйге аланнарына гаризалар кабул ителә башлады

«Сәләт»нең җәйге аланнарына гаризалар кабул ителә башлады

Бүген 2022 елда җәйге каникулларны «Сәләт» лагереның аланнарында уздырырга теләүче балалардан гаризалар кабул ителә башлды. Гаризалар онлайн рәвештә, лагерьның махсус сайтында кабул ителә.

Бу хакта «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгында журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Быел «Сәләт“нең профильле 22 лагере оештырыла. Лагерьның аланнары Татарстан һәм Башкортстанда гына түгел, Кырым Республикасында да булачак. Алар республика районнарында, һәр ел оештырыла торган базаларда — Лаешта, Алексеевск районында һәм Кама Тамагы районнарында эшләячәк», — дип хәбәр итте Игорь Смирнов.

Аның сүзләренчә, бу елгы сменаларның профильләре, көннәре, катнашучылар саны да төрле булачак.

«Сәләт»кә 7 яшьтән өлкәнрәк балалар кабул ителә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*