tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” төбәкара бәйгесе ябык ишекләр артында узачак
Казанда “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” төбәкара бәйгесе ябык ишекләр артында узачак

Казанда “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” төбәкара бәйгесе ябык ишекләр артында узачак

Казанда быел “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” төбәкара бәйгесе өченче тапкыр узачак. Әмма талантларның чыгышларын карау бәхете VII “Бөтенроссия татар эшмәкәрләре” җыены делегатларына генә эләгә. Бу хакта “Татар-информ”га “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте.

Фән Вәлиәхмәтов исемендәге “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” талантлар бәйгесе 2014, 2016 елларда Башкорстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында узды. Фән Вәлиәхмәтов – гомере буе тальянда үзе уйнап үзе җырлаучы талант иясе. Әлеге конкурсны да ул үзенең иҗатын дәвам итүчеләрне табу һәм үстерү максатында оештыра.

«Быел әлеге конкурсны уздыру тәкъдимен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та күтәреп алды. Бәйге өч этапта уза. 12 февраль – башкаручыларга үз чыгышларын электрон рәвештә җибәрүнең соңгы көне. 28 февральдә “Казан” милли мәдәни үзәгендә икенче тур үтә. Аннан узган финалистлар катнашындагы Гала-концерт 1 март көнне “Ак Барс” яшьләр үзәгендә булачак. Аны VII “Бөтенроссия татар эшмәкәрләре” җыенына килгән 750 делегат тамаша кыла ала”, – диде Фәнир Галимов.

1 март көнне бәйрәм сәхнәсендә тагын бер конкурска йомгак ясалачак.
“2017 ел дәвамында “Минем авылым” дигән бәйге үткәрдек. Бәйге шартлары нигезендә, теләгән һәркем үзенең авылы турында язып җибәрде. Барысы 230га якын эш кабул иттек. Иҗади эшләр 6 номинация буенча бүләкләнә. Һәр номинациядә укучы балалар, студентлар һәм өлкәннәр аерым билгеләнәчәк, – диде оештыручыларның берсе булган Фәнир Галимов.

Аның сүзләренчә, конкурска килгән эшләрне өч жюри әгъзасы карый. Аларның һәрберсе куйган билге буенча, уртак баллар нәтиҗәсендә, җиңүчеләр билгеләнә. Алдынгыларга бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре тапшырылачак. Шулай ук һәр катнашучыга Рәхмәт хаты бирелә.

“Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” фестиваленең Гала-концертын Казан тамашачысы күрә алмый. Шулай да мин аны, Татарстан халкына өстәмә бер көн алып, кабат күрсәтү уе белән яшим”, – диде “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/09/157725/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*